Менә төрле хәбәрне һәркемнән элек ишетеп, һәр урында бөтенесеннән алда килеп өлгерүче авыл малайлары һәм кызлары ишек төбенә җыела башладылар. Кыюрак малайлар, түргә узып:
– Исәнме, Гомәр абый! – дип, кул биреп күрешәләр һәм, башка әйтер сүз тапмыйча, кире ишек төбенә китәләр. Анда алар арасында кызу бәхәс бара:
– Күрдегезме? Гомәр абыйның медале бар!
– Медаль түгел, орден ул.
– Орден сиңа, медаль! Медаль әнә шундый түгәрәк, ак була.
– Ә минем түгәрәк орден да күргәнем бар.
– Бар, пычагым.
– Ышанмасаң, Гомәр абыйның үзеннән сора.
– Кая тыгыласың, аякка бастың ич.
Мәрьям абыстай Гомәрнең кесәсеннән өстәлгә бушаткан шикәрен балаларга:
– Менә, балам, Гомәр абыегызның күчтәнәче! – дип өләшә башлады.
Балалар сөенешеп елмаялар, ләкин шикәрне оялган сыман тартынып алалар, кыюсыз гына:
– Рәхмәт, түти! – дигән булалар һәм тизрәк учларына йомалар. Арттарак торган балалар кысылышып алга чыгарга тырышалар.
Мәрьям абыстайның шулай улым кайтты дип балаларны сөендерергә тырышуыннан Гомәр әнисенең үзенә булган мәхәббәтен аеруча бер тирәнлек белән сизеп алды, һәм ана мәхәббәтен мондый тулылык белән сизү аның өчен кинәт бик авыр булды. Кайтып кергәч, беренче тапкыр диярлек ул күңеле нечкәрүен тойды һәм, күзләренә килмәкче булган яшьләрен тыяр өчен, ашыгып, маңгаен ышкырга тотынды.
Менә Камилә кайнап чыккан самавырны җитез генә өстәлгә алып куйды. Өстәл өсте, кунак табыны шикелле, май, каймак, тәбә, Мәрьям абыстайның саклап тоткан балы, Камиләнең сандык төбеннән чыгарган прәннекләре, тәлинкә тутырып телгән икмәк һәм эреле-ваклы чынаяклар белән тулы иде. Гомәр,