– Төшендеңме инде? – диде ул хатынына.
– Нәрсәсенә төшенәсең моның? Кеше иртүк чыккан да яткан. Иртәгә без дә шулай итәрбез – урынны алдан ук алып куярбыз.
– Иртәгә генә түгел.
– Әйе, көн саен. Иртүк уянырга безгә күнегәсе юк.
– Бар, Асия. Иртәгә генә түгел, ел саен бер шушындый төшләрдә ял итәргә күнегәсе бар.
– Ел саен? Акча каян төткәрермен дисең?
– Анысы табылыр аның. Ә менә гомер дигәнең бердән гайре бүтән табылмас. Җәренгә тагын киләбез.
– Нәфесең… Әле бусын башламаган – җәренгә. Ә путёвка? Колхозда әллә син генәме?
– Минем ишеткән бар – ансыз да мөмкин. «Кыргый» булып.
– Җитмәгән тагын. Без болай да кыргый. Бакчы, торабыз басып, ә кеше ята… Ә мин шундый купальник алдым, – дип сузды Асия, аңа кояшка караган күк карап. – Кисәм танымыйсың инде.
– Синеме? – Харис кеткелдәп куйды. – Сине мин алтынга төренсәң дә таныйм!
– Сыер савучы авыл хатыны икәнлегең әллә кайдан кычкырып тора дисеңме? – Асиянең тавышы калтырап, пышылдап чыкты, әле генә төргәген күкрәгенә кысып торган кулы, хәлсез канаттай, аска шуып төште. Шул кулны карашы белән озатканда, Харис Асиянең калку, тик җәенкерәк күкрәген, үлчәве мулрак күлмәге эчендә дә сизелеп торган матур нечкә билен, киңрәк, мәгәр тигез дугаланып торган ботларын һәм кояшта янган көчле аягын карап чыгарга өлгерде. Тик ул хәтта аркаларындагы элмәкләренә хәтле ычкындырып кызынган хатын-кызлар белән тулы ком ястыгында Асияне күлмәксез хәлдә күзаллап, шикләнеп куйды. Мәк бөртегеннән алып бодай зурлыгынача сипкелләр белән тулган, тәне тазалыгына карамастан, ач яңаклы битен кая яшерер Асия, сүтеп җибәрсә, тез чокырына җитәрлек авыр, йошмак толымын нишләтер, тавык йомыркасыдай ак тәнендәге пионер галстугына охшап каралган изү эзен ни белән каплар? Юк инде: алтын кием кисә дә, аның Асиясе авыл хатыны, һәм аны Харис җәһәннәм караңгылыгыннан да танып алыр күк.
Оятына каршымы, бәхетенә яки кызганычка каршымы, – танымады. Танымады дигәч тә, алай ук түгел, таныды. Тик… Йа Хода! Каршысында күктән төшкән фәрештәдәй пәйда булган ул зат аның Асиясе идемени соң?!
Бу инде икенче – Харис пляжның урта бер җирендә урын алып калырга һәм иртәнге аштан соң ук ике кеше ятарлык йомшак җәймә җәеп куярга өлгергән көн иде.
Ул үзе баскан урында гына чишенеп ятты. Ә Асия кабинага кереп китте, хәзер аның башы белән аягы гына күренеп тора.
Харис чалкан әйләнеп ятты. Күк йөзендә – сирәк болытлар. Ул аларны көзге инештә аккан каз каурыйларына охшатты. Бик биектән тавышы да ишетелмәс самолёт очып бара. Картаны күз алдына китереп, Харис ул якта Һиндстан икәнлеген чамалап алды. Самолёт, тылсымлы бер ышкы сыман, күкнең зәңгәр түшәмен ышкылап бара һәм аның артыннан бөтерелмәле ак