Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03251-3
Скачать книгу
Казан… Әле генә, унтугыз көн элек, сул эсерларның хыянәтчел мятежы вакытында чак торып калдык, ә хәзер без тагын очып төшәрлек куркыныч алдында. Чехлар Казанга үрмәли. Хәл гадәттән тыш авыр… Авыр, иптәш Вахитов! Социалистик Ватан язмышы хәзер Казанга бәйле. Революциянең яшәвен яки үлемен бүген Көнчыгыш фронт һәм Казан хәл итә. Яшәвен яки үлемен. Мин сезне шуның өчен чакырдым.

      Вахитов. Казанда татар халкының да яшәве яки үлеме хәл ителә. Бу революция – аның гасырлар буена җыелып килгән өмете һәм ышанычы.

      Ленин. Ак чехословаклар, эсер һәм акгвардиячеләрнең тончыгасына мин ышанам, иптәш Вахитов. Тирәнтен ышанам. Менә бу мандат (өстәлдән кәгазь ала, Вахитовка суза) – минем шул ышанычым билгесе. Сез, – биредәге вәкаләтләрегездән тыш, гадәттән тыш комиссар да.

      Вахитов (ала). Рәхмәт. Казан үзенең революцион миссиясенә тугры калыр, Владимир Ильич. Оборона нык торыр.

      Ленин (кырыс һәм катгый). Революциягә оборонаның хаҗәте юк! Эшче һәм крестьяннарны соңгы кешегә кадәр коралландырырга. Тагын ипи, ипи, ипи! Әгәр дә чигенергә туры килсә (Вахитовның күзенә туры карап), – вакытлыча чигенергә! – республиканың алтын запасы безнең кулда калырга тиеш. Революция сезгә ак перчатка сузмый, ә бу мандат белән бергә шундый фәрман бирә… Ә хәзер, әйдәгез, юл алдыннан чәй эчәргә! Чәй, чәй, чәй! Рәхәтләнеп Казанны искә алырбыз. Иделне чертовски сагындым… Казан үзен онытмауны ярата. Менә йөрәкнең кыл уртасында тагын ул…

      Вахитов. Владимир Ильич! Сездә күп мәртәбәләр булдым инде…

      Ленин. Юк, юк, юк! Безне Наденька белән кәләшегез көтә. Ялыктырмыйк.

      Коридор буенча Ленинның Мәскәү Кремлендәге квартирына узалар.

      Керегез, якташ, керегез!

      Вахитов. Хәерле көн, Надежда Константиновна!

      Мәхфүзә. Исәнмесез, Владимир Ильич!

      Крупская. Исәнмесез, Мулланур иптәш! Әйдәгез, түрдән узыгыз. Тик менә чәе генә – кишер чәе.

      Ленин. Архикысыр чәй! Ләкин (көлеп) хәзер кунакларны моның белән гаҗәпләндереп булмый! Шулаймы, иптәш Вахитов?

      Мәхфүзә. Безнең өчен сезнең кунакчыллыгыгыздан да зуррак сый юк.

      Вахитов (көлеп). Ә без үз сыебызны алып килдек! (Портфеленнән ипи кыерчыгы ала.) Менә нинди тәмле ипи кыерчыгы!

      Крупская (елмаеп). Бу нинди хәл инде, Володя?! Кунакка үз сыең белән йөрү эшмени инде ул?

      Ленин. Наденька! Татарларның, гомумән, безнең, Казан кешеләренең кунакка ит бәлеше… Әйе, әйе, ит бәлеше алып килә торган бер гадәте бар иде. Дөрес әйтәмме, иптәш Вахитов?

      Крупская. Әйдәгез, утырышыйк, чәй суына. Сүз уңаеннан сорыйсым килә, Мәхфүзә: кишер чәе чын чәйгә караганда тизрәк суына икән, игътибар иткәнегез бармы?

      Ленин. Кайчан юлга чыгасыз, иптәш Вахитов? Иртәгәме?

      Вахитов. Бүген. (Сәгатенә карап ала.) Хәзер үк диярлек.

      Ленин. Сезне вокзалга шофёрыбыз Мөхәммәтвәли Сәйфуллович илтеп куяр. Мин әйтермен.

      Крупская. Казанда быел җәй бик эссе, диләр. Хәер, бездә дә гадәттән тыш авыр җәй… Казанны минем дә бик күрәсем килә!

      Ленин. Искиткеч шәһәр!.. Аннан күпме революционерлар чыкты! (Вахитовка.) Нидән дип уйлыйсыз?

      Вахитов. Иреккә сусауның гасырлар буена җыелган көчле концентрациясеннән ул. Пугачёвка кадәр үк башланган.

      Ленин. Федосеев, Вера Фигнер,