Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
төзү аларга яңа язмыш китерәчәк…

      Һава бөркүләнде, тирә-юньне тынлык басты. Авыл йортларының соры саламлы түбәләре, колга башындагы сыерчык оялары, аркандагы бозаулар, сирәк-мирәк күренгән кешеләр, урман, каршыдагы тау – һәммәсе рәшә эчендә калды.

      – Сез хаклы, биредә станциягә кысан, – дидем мин. – Рамазановка шулай дип әйтмәдегезмени?

      – Аның сайлаганы астарак, – диде Каһир. Ул авыл урамы барып төртелгән тауга таба күрсәтте. – Шул тау астында.

      – Нигә баштук шунда алып бармадыгыз соң?

      – Аннары барыбер монда менеп карар идең.

      – Алайса, шушы урын яхшырак?

      – Монда җиңелрәк анысы – казыйсы, күмәсе әзрәк.

      – Бик шәп, тагын нәрсә кирәк?

      – Безгә станция кирәк, – диде Каһир.

      Идрис абый, әлегә сүз беткәнен белдергән сыман, фуражкасын салды да, тезенә куеп, җиңе белән эчендәге күнен сөртеп алды:

      – Анда ташлык, авыррак булыр. Тик авыр эш явыз хатын түгел, без аннан курыкмыйбыз.

      Алар күрсәткән урында инеш, тәкәббер тәкә сыман, тауны сөзгән кебек. Су, зур тобада әйләнгәләгәч, кырт борылып, авылга таба ага. Аннары авыл урнашкан тау астындагы куе агачлык турысыннан читкә борыла да күздән югала. Шушы урында аның ярлары киңәеп, түгәрәкләнеп, суы күбәеп китә. Гүя үзенең тәкәбберлегеннән ваз кичеп, тау астында ял итә. Хәзер инеш суының бар көче аның тирән агымында.

      Шул төштә аның биленә, эзәр итеп, буа буганнар. Шушында ук иске су тегермәне тора. Тегермән урнашкан чокырны карт тупыллар ураган, чокыр күренми дә.

      Авыл өйләре моннан кечерәеп күренә. Бер йортның капка тө- бенә кеше җыелган. Агач өйләрнең иң биеге. Ике катлы. Анда шау- шу киләләр, көлешәләр, карлыккан гармун тавышы ишетелә.

      – Әһә, туй башлана, – диде Каһир.

      Җирдән корбанын күзләп, ниндидер тылсымы белән карашны үзенә ияртеп, әкрен генә ялгыз тилгән оча иде. Аннары ул кояш эссесенә әлсерәгән һәм болытлар куера башлаган бар дөньяның кыл уртасында эленеп калды шикелле.

      – Теге нинди йорт ул? – дип сорадым мин, яр каршында агарып торган ике катлы башка йортка ымлап.

      Каһир көлеп җибәрде:

      – Бая шуннан чыктык ич! Авыл Советы. Икенче катында син торырсың. Морзадан ким булмассың әле!

      – Нинди морза?

      – Алпавыт. Татар алпавыты…

      – Син торасы бүлмәнең тәрәзәсе теге якка карый, – диде Ид- рис абый. – Инеш теге яктан да күренә. Безнең авылның өч ягын- да – су, бер ягында – тау. Дошманнардан сакланырга уңай булган. Безнең авыл хан заманыннан гына түгел, әллә кайчангы.

      Авыл урнашкан тау астында – елга белән ике арада – башларын күккә чөеп, бакыр кәүсәле наратлар үрә каткан. Аларны урталай ярып, инде чәчәк атарга җыенган юкәләр сузылган аллея, ахрысы. Елга буенда ук куаклар (шомырт, чияләр бугай) чүгәләп утыра.

      – Ул нинди җир? – дидем.

      – Шул алпут паркы, – диде Идрис абый.

      Аллея ярга җиткән җирдән алпавыт өенә ап-ак ташлы текә баскыч менеп