Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
әйткәннәре әллә хак, әллә ничек… Миңа карата зыянлы эш йөртмәсә дә, чабуы астыннан ут йөрткәли, диләр. Әнә кызыл малчы Ишәк Хәсәнҗанның да көймәсен коры комга утыртып калдырган. Анысы ул Ишәккә типкәләп алуы да ярый яравын… Бу атнада даладан олау белән Җомагул килеп төшәсе. Атлар куып, куй мае туңдырып. Миннән җурна булыр дип килешенгән иде. Казаннарда поты күпме тора да монда күпме – шуның аермасыннан берәр тиен отсаң да, чутлагач, хәйран гына җыела ул… Әйдә, Казанда кибет арышының хакы күпме дә базарныкының хакы күпме? – дип сорады ул, кибеп өлгергән каләмен тагын юешләп.

      – Поты кырык җиде тиеннән, – диде Сафиулла, алдындагы кәгазенә карап. – Оны алтмыш бер тиеннән. Суккан арышның Чистайныкы белән аермасы бер йә ике тиен. Ырымбурда поты кырык тугыз тиен.

      – Базарда?

      – Алтмыш. Мин булган дүрт көн арасында ике тиенгә күтәрелде.

      – Солы?

      – Яңа сукканы утыз җиде тиеннән бара. Әвеннеке – кырык. Базарда – утыз сигез-утыз тугыз. Шул дүрт көндә өч тиенгә артты.

      – Җомагул белән карабодай ярмасы да әзерләп куярга килештем. Анысы күпме тора?

      – Поты – бер сум да җегерме. Борайлысы – алтмыш биш тиеннән бер тәңкәгә хәтле.

      – Хәзер май бәһасен әйт инде.

      Тар гына ачылган ишектә Гыймадиның түбәтәйле башы пәйда булды. Филтәсе басыларак төшкән фонарь тоткан. Бүлдерергә кыймастан, ләкин үзенең барлыгын белдереп, ул учына йөткергәләп алды:

      – Һым…

      Ишеккә каршы утырганга, Сафиулла аны шәйләде шәйләвен. Шуңа күрә Галиәсгарның соравына җавабыннан бүленебрәк калды.

      – Май, дим!

      Гыймади тагын:

      – Һым!.. – дип йөткергән атлы кыланган булды.

      – Ни кирәк? – диде Галиәсгар, аңа борылып тормастан.

      – Ни ие, бай абзый. Теге шәкертне алмага менгәнием. Аңарга мунча өлгерттем…

      – Мунча! – дип кычкырды, аны үртәп, Галиәсгар, тирләгән битен сөлге белән сөртә-сөртә. – Мунча менә монда ул, кем… Гыймадетдин. Тегеләр ягында ул, тегеләр!.. Майга җиттекме әле? Ие, май хакы күпме?

      Сафиулла:

      – Сөт мае унбер сум җегерме тиен тора… – дип башлагач, ишекне сак кына ябып, Гыймади эчтәгеләрнең сүзенә колак салып торды. – Идел буеныкы – унөч сум, двәрәнски дигәне – ундүрт, парижские – унбиш.

      – Өем сездән читтә, ишегем чыпта, – дип, Гыймади каршы бүлмәгә юнәлде. Андагы ачылыбрак калган ишектән Габдулла тавышы ишетелә, һәм үзе дә күренеп тора иде.

      – «Иман шарты»н үткәч, «Һәфтияк»кә күчтек инде, – дип, ул Фәтхетдингә җавап тота иде. – Аның соңында «Бәдәвам»ны көйләдек. Шуннан ары «Кисекбаш»ка кереп калганыек.

      – Хуп, хуп, – дип мактады аны Фәтхетдин.

      – Болардан ары «Рисаләи Газизә»гә чыктым…

      – И-и! – диде өлкән Газизә, аларга кушылып. – Аның, кияү, теге… карасана, оныттым да инде, ие! – «Фәзаилеш-шөкер».

      – …«ш-шөһүр», – дип төзәтте аны малай.

      – Ие. Менә шул «шөкүр»дән әйтеп биргәннәрен ишетсәң дә әле, кияү!

      Фәтхетдин, канәгать калганлыгын белдереп:

      – Болай