Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рифа Рахман
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03196-7
Скачать книгу
арып кайткан әнисе кебек хис итә. Ул да бит, чишенгәндә җилкәсенә ишелеп төшкән шәлен, тузгыган чәчләрен дә рәтләп тормыйча, каракүл якалы пәлтәсен ишек катындагы кадакка элә дә бу бүлмәгә уза – башта утырып хәл ала иде. Гомер ахырынача диярлек эшләде бәгырь. Мәңге пенсиягә китмәс кебек иде. Китте… Аннан соң нибары биш ел вакыт узгач…

      Уйланып утырганында бүлмәсенә керсә, әнисе кызына карар да иреннәрен әкрен генә җәеп елмаер, янына ук килсә, аркасыннан кагып яратып куйган булыр. Аның ачылып киткән вакытларында Зөлфирә идәнгә, нәкъ аяк башларына елышса, хәл-әхвәлләре, күңелендәгесе белән уртаклашыр. Арып кайткан әнисе һәрчак сөйләшергә дә атлыгып тормас. Берни сөйләмәсә дә, Зөлфирә аның ни уйлаганын, шул уенда кайларда йөргәнен, дөньяның кай почмакларын әйләнгәнен, күңеле белән кемнәрне йөреп чыкканын белә иде.

      Мең булмаса йөз ишеткән хикәят иде Сания – Зәйнулла тарихы. Ишеткән, әмма башкаларга ачып салмаган тарих. Икәүдән-икәү генә калган көннәрнең сүз башы… Әллә Зәйнулла белән Саниянең башкалардан яшереп тотарга теләгән серләреме? Өч, дүрт, ничә (?) кеше белгән, беләсе татлы-яшьле сер… Әллә соң Ярулла мулла гаиләсенең гыйбрәтле елъязмасыннан коелып төшкән битләр идеме ул?..

      Әтисенең бабасы Ярулла турында Зөлфирә ишетеп кенә белә. Карале, үз бабасы Якупны да күрмәгән ләбаса ул! Күн авылының чибәре Җәмилә әбисенең генә рәсемнәрен карап утырганы бар. Әнисе, тузмасыннар дип, сандыкның эчке тартмачыгында гына тота торган иде. Гаилә альбомына алып куясы булыр әле. Әгәр бүген кем дә кем аннан, кара кәнәфигә кыңгыр ятып, ни хакында, кемнәр хакында уйлыйсың дип сораса, Сания – Зәйнулла тарихын Зөлфирә Якуп бабасы белән Җәмиләбикә әбисе язмышын сөйләүдән башлар иде. Әллә алгарак китепме?..

* * *

      Ярулла мулла ике катлы йортның өстәге агач бүлмәләренә бик авырлык белән менә башлады. Картая, бөтенләй таякка калмагае. Аягына читек өстеннән кигән галушлары да авыр, мәчеткә кадәр чак өстерәп бара. Өстерәп бара, өстерәп кайта.

      Баскычның уртасына җитәрәк, җилән итәкләрен кайтарып куйды да ял итәргә утырды:

      – Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Алланың биргәненә шөкер.

      Карчыгы Газзәбануның да тез башлары авырта, соңгы вакытларда өске катка бөтенләй күтәрелми башлады. Җегәре, кызулыгы китте, кулыннан аш төште, мич кырында бала-чагага күз-колак булып утырудан ары бернигә ярамый. Бала-чага дигәннән, алары да килүен сирәгәйтте. Ике улын да, советлар эзәрлекләвеннән куркып, үз теләкләре белән сугышка китәргә өндәгән иде Ярулла карт. Ялгышты. Китүен киттеләр, кайтмадылар…

      – Аллаhум-магфир лихаййинә, вә мәййитинә, вә шаhидинә, вә гаибинә, вә сагиринә, вә кәбиринә, вә закәринә ва унсанә. Аллаhуммә мән ахәйтәhү миннә фаахйиhи ‘аляль-ислям, ва мән таваффәйтәhү миннә фа-тәвәффәhү ‘аляль-иман.

      Аш бүлмәсендә Газзәбануының ире артыннан доганың мәгънәсен үзе аңлаганчарак кабатлаганы ишетелде:

      – И Ходаем, без исәннәрне һәм үлгәннәрне, яшьләрне, картларны, ирләрне һәм хатыннарны гафу ит. Исәннәребезгә ислам динен тотып, иман белән үләргә язсын.

      Ярулла мулланың моңа бик күңеле булды. Йөзе