Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рифа Рахман
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03196-7
Скачать книгу
төшеп китте. Көч-хәл белән иелеп алды, әмма тотар җаен тапмады. Әле яңа гына тап-таман итеп капка төбендәге каен ботагыннан кисеп ясалган таяк инде аның өчен биегәеп, уңайсызланып калган. Хөршидә аны башка вакыттагыча аркылы җиреннән тотмады, астанрак кына учлады да әкрен генә атлады.

      Картайды Хөршидә, картайды. Күршеләрнең усал казлары да инде аннан курыкмый, юл бирми.

      – Көшегез, бар, көш-көш! – диде карчык. – Үз юлыгызда, үз турыгызда булыгыз. Көш-көш!

      Казлар, чемченә-чемченә, аның алдыннан баруларында иде. Өернең ата казы юк икән. Әйтәм җирле, барысы бердәй үсеп килсәләр дә, ни бәбкә казлар, ни әнкәләре карчыкка ташланмады, муеннарын сузып, ысылдап та ябырылмады. Ирсез хатын тормышы да шуның шикеллерәк, дип уйлады Хөршидә. Ничек кенә кешечә яшәргә теләсәң дә, кикригеңне тиз шиңдерәләр, артыгын ысылдый алмыйсың… Балаларыңны итәк астыңа җыеп, үзалдыңа гына карап көн итәсең.

      Карчыкның казларны әйләнеп узарлык хәле юк иде. Үзләре белеп бер читкә чыгар әле дигән сыман, капка турларына кадәр әкрен генә алар артыннан атлады. Җәйге такыр юлда таш-мазар очраса, башкалар абынып сөртенмәсен дип, таяк очы белән генә юл кыры буйлап казылган канауга төшереп җибәргәләгән булды.

      Капка киң итеп ачып куелган иде. Димәк, Маһисара кайткан. Аш куя, чәйнек утыртылган плитә астына ут элдерә торгандыр.

      – Инде көшегез, көш! Безнең чирәмлеккә таба бармакчы буласызмы? Тизәкләрегезне үз турыгызда калдырыгыз! Көшегез, көш, – диде карчык, усалрак тавыш чыгарырга тырышып. Казлар пырхыладылар да, кызурак атлап, югары очка таба киттеләр.

      Хөршидә, капка ачык булса да, кереп китәргә ашыкмады. Терәкле утыргычка килеп утыргач, кулындагы таягы белән өй каршындагы коймаларга шакыды – мин кайттым, янәсе. Маһисара ишеткән, ахрысы, шул арада әнисе янына чыкты.

      Көннең эссе, әлсерәткән чагы иде. Кулындагы чүмеченә салган суны эчә-эчә, чатанлап, әнисе янына килеп утырды:

      – Көнең ничек узды, нәнәм?

      – Ничек узды дип… Утырдым инде, тауларга карап! Барыгызны уйлап!

      – Алай икән…

      – Карале, кызым, укып бак әле, почтальон кыз кулыма хат тоттырып китте. Финаттан-мазар булмагае, пичәте иллә дә мәгәр шул якларныкына охшаган.

      Маһисара көлемсерәде. Урыс язуын танымаган нәнәсе пичәтне танымый да танымый инде анысы, әмма хатны гел шул яктан көтүе хак.

      Конверт Харәземнән иде. Адрес сырлаган кулъязу таныш та, таныш та түгел шикелле. Дерелдәп язылган хат икәнлеге тышыннан ук күренеп тора, дип уйлады Маһисара, юньлегә генә булсачы.

      Конвертны ачты, бөкләп салынган хатны җәеп җибәрде.

      – Тыңла, нәнә, укыйм.

      Хөршидә хат тыңларга бик тә ярата. Үзе укый алмагач, гарәп язуында хатлар да килүдән туктагач, дөнья хәлен ишетәсе, хатлардагы сүзләрне бөртекләп истә калдырасы килә аның.

      – Тыңла, нәнә, укыйм, йокыга китәр сыман утырасың, – диде Маһисара, аның эсселек хәлсезлегеннән йомылып-йомылып алган керфекләренә карап.

      «Гыйззәтле вә