Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахмет Файзи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Советская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04263-7
Скачать книгу
салды да, җирән чәчен күрсәтеп, бик түбән иелеп алды һәм шунда ук кире кереп китәргә уйлады. Ләкин Проломныйда йөри торган ыспай, атбакат сыман икенчесе аның колагыннан эләктереп алды… Тегесе яман ачы тавыш белән кычкырырга тотынды. «Атбакат» киң ыштанлының артына үзенең кечкенә таягы белән шап итеп сукты, бусы кычкырудан туктап, гаҗәпсенгән кыяфәт белән халыкка карап калды. Халык гөр килеп көлеште. Аннан соң хуҗасы аңа рәшәткәгә менәргә кушты. Бусы рәшәткәгә менә алмый, берничә тапкыр егылып төште. Халык тагын көлеште.

      Ахырында җирән кеше рәшәткәгә менеп басты. Кулына таяк белән тәлинкә тотып, ул аларны алмаш-тилмәш чөеп алып китте дә кинәт, таяк очына эләктереп, тәлинкәне әйләндерә башлады. Шул килеш ул рәшәткә өстеннән йөреп китте. Габдулла: «Менә, менә хәзер йә ул тәлинкәне төшереп җибәрә, йә үзе егылып төшә», – дип куркып торды. Теге рәшәткәнең башына егылмый-нитми барып җитте һәм тәлинкәне бик җитез хәрәкәт белән тотып алды да рәшәткәдән сикереп төшеп юк булды. Берүзе калган «атбакат», кулларын изәп, халыкны чакыра башлады:

      – Только пятак! Только пятак! Только биш копеек!

      Җирәннең һөнәренә Габдулланың исе китте һәм, киресенчә, аны гел кыйнап, тиргәп йөртүче «атбакат» ка җен ачуы кузгалды. Ләкин кешеләрнең: «Җирәне шушы кәмит хуҗасы, ә атбакат аның хезмәтчесе икән», – дип сөйләшүләрен ишеткәч, Габдулла бөтенләй аптырап калды:

      – Ничек инде?!

      5

      Аннан соң алар алтын-көмеш чуклар белән бизәлгән һәм күз камаштыргыч елкылдап әйләнә торган зур бернәрсә алдына килеп туктадылар.

      Ташаяк турында Габдулланың күңелендә калган истәлекләрнең иң кызыгы, шуның белән бергә иң үкенечлесе шушы булды.

      Әйләнчек эчендә берәү, бик кыландырып, гармун уйный, икенчесе мичкә кебек зур бер нәрсәне «дөң-дөң!» суга. Әйләнү шәбәйгәннән-шәбәя бара, ат һәм арысланнар өстенә менеп атланган үсмерләр Габдуллага әкияттәге искиткеч пәһлеваннар төсле күренә. Аннан соң әйләнчек акрын гына туктала. «Искиткеч пәһлеваннар» теләр-теләмәс кенә менгән урыннарыннан төшәләр, һәм алар гап-гади бистә малайлары булып калалар…

      Газизә апа, Габдулланы җитәкләп, әйләнчек яныннан китәргә җыенды, ләкин Габдулла бу искиткеч кызыктан аерыласы килми, куркып, йөрәгеннән чыгарып:

      – Әни, әнкәй! Китмик! – дип кычкырды. Аның еларга җитешкән бу ялвару тавышы Газизә апаның йөрәгенә барып тиде, ул туктап калды һәм, үзенең яулык төенен чишеп, тиз генә акчасын санап алды.

      «Кырык өч тиен көмеш… Ташаяк төсе итеп Вәлигә күлмәклек алырмынмы дигән идем, өстендәгесе тетелеп беткән. Иртәгә икмәк изеп куясы бар, шикәр иртәгәлек кенә калды. Вәли дә акчасыз кайтса? Кыска юрган төсле генә шул бу тормыш. Башыңа тартсаң – аягың ачык, аягыңа тартсаң – башың ачык. Әле яңадан бер барнау[19] акча җитми. И улым, улым, газизем!» – дип уйланып алды Газизә апа һәм акчасын кире төреп бәйләде дә яулыкның икенче почмагы белән күзеннән шул арада сыгылып өлгергән яшь бөртеген сөртеп алды.

      Ул арада тупас кына гәүдәле бер малай Габдулланы тибәреп җибәрде һәм, әйләнчеккә килеп, буш калган арыслан


<p>19</p>

Барнау – Екатерина II заманында Барнаул шәһәрендә сугылган бакыр тәңкә.