Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахсан Баян
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Советская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04229-1
Скачать книгу
генә кара: аның эчендә көндез дә кояш иде, хәзер дә, көн кичкә таба авышкач та кояш… Кичке кояш булса да, аның да шушылай елмаеп торуы хәерлерәк бит. Буш өй эче яктылык белән тулгач, ямьсез дә тоелмый – җылылык, яктылык җәен дә кадерле… Менә монда беркем дә юк – йомычкалар аунап ята, сагыз исе аңкып торган бүлмә такталары кемнәргәдер рәхәт һәм тыныч бәхет вәгъдә итә. Ләкин хәзергә монда бушлык, җансызлык… Шул җансызлыкта көннәр буе эшли торган кеше – Фәрхетдин абзый. Кая качты соң әле ул?

      Уйларны сискәндереп, баягы егет дөбердәп керде: кош тоткан диярсең. Кулында – ачылмаган ярты.

      – Эчмәгән, карт алай ук юньсез булып чыкмады.

      – Молодец!

      Тәбрик бу сүзнең кемгә төбәп әйтелгәнен үзе дә әйтә алмас иде. Шул сүзнең кирәксез икәнен абайлап сорап куйды:

      – Кайда соң ул?

      – Теге тыкрыкта, бүрәнә өстендә утыра.

      – Монда килмимени?

      – Киләсе килми. Эчә торыгыз, ди. Үз өлешен калдырырга кушты. Әйдә, өч борынга әйбәт кенә була ул.

      – Юк, мин аның янына барам әле, – дип, Тәбрик ишек бавын тотты.

      – Что-то аның сине күрәсе килми бугай, шулайрак тоелды.

      – Ә мин, болай булгач, аны барыбер күрми китмим. – Ул каршы як тыкрыкка таба ашыкты.

      Борылгач та, бүрәнә өстендә баягы «дезертир» күзгә чалынды. Әйе, бар ул кеше, уйлап чыгарылган гына түгел, һәм куркаклыгы да хак: Тәбрик күренүгә (ашыгып түгел түгелен), кузгалды да тагын читкә атлады бу адәм.

      – Абзый!..

      Аның кискен тавышыннан шып туктады кеше. Сүзсез генә көтә калды. Барып җиткәч – ни гаҗәп? – Тәбрик үзе дә каушап калды: аңа ниндидер усал, явыз кыяфәтле, карчыга борынлы ямьсез бер адәм карап тора иде. Башында – уңып төсен җуйган кепка, өстендә – соңгы елларда сирәк күренә торган сырма бушлат, ә аякларында – балтыры кайтарылган киез итек… Июль аенда, җәйге челләдә киез итек кигән, җәйге кара туфракта! Тәбрикнең шуннан сәерсенгәнен сизде бугай:

      – Шулай җайлырак, – дип куйды агай, беренче сүзе шул булды.

      «Ничек шушы кешене минем әни ярата алды икән?»

      Абзый, яшь солдатның үз аякларыннан һаман күз ала алмавын күргәч, җикереп диярлек:

      – Исе китте! Һы!.. Раматиз минем аякта. Болай да боз кебек. Эссе челләдә дә җылынмый менә, – диде.

      «Аякта гынамы икән боз?» – Шулай уйласа да, Тәбрик бүтәнчә әйтте:

      – Җәй көне… бик үк табигый түгел шул.

      – Җәй көне. Нәрсәсе бар аның? Киез итек күргәнең юкмы?..

      – Бар барын…

      Гаҗәп, нинди юк-бар сүз сөйләшә башладылар. Гүяки сигез чакрым араны Тәбрик шуның өчен килгән. Гүяки аларның иң мөһим сүзләре күптән сөйләшенгән. Бигрәк тә шунысы мәзәк: алар бер-берсен бер күрүдә таныдылар һәм кемнең кем булуы хакында сорашуның кирәге дә чыкмады. Ничек танышырмын, ничек сүз башлармын дип, юл буе борчылган иде Тәбрик.

      Шулай ук сүзсез килешеп, яңа салынган өйгә таба борылдылар. Әкрен-әкрен генә атлаганда да Фәрхетдин гаҗәп дәрәҗәдә сак баса иде аякларын. Солдат һаман сәерсенеп карагангамы, тагын аклангандай әйтте:

      – Раматиз… плиндә йөргән чаклар истәлеге.

      – Бигүк