Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахсан Баян
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Советская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04229-1
Скачать книгу
җан иясе барлыгы сизелми – тып-тын. Сукмакларны чирәм баскан. Өйдә, бөтен ягы китереп салынган таза йорт эчендә, шулай ук җан әсәре юк. Нидәндер куркып, ниндидер песи генә чормага чатырдап менеп китте. Хуҗасыз яшәп, кыргыйга әйләнгән бугай. Ә өй эчендә тәрәзә яңакларындагы челтәрләр генә нәрсәдер сөйли башлар кебек – ана турында, гомернең башлануы турында.

      – Матур өй. Чын архитектор бизәкләре. Кем эшләгән моны?

      – Фәрхетдин үзе. Кулыннан килә анысы – яманларлык түгел. Борын-борын заманда ата-баба салган кебек итеп өйне ул гына сала белә.

      – Бердәнбер кеше… – диде Тәбрик, сүзенә нинди дә булса мәгънә салмыйча гына.

      Тик Сөембикә апасы үзенчә аңлады:

      – Бердәнбер… Шундый сәер кеше инде ул – үзе оста, үзе явыз.

      – Мин шушы өйдә тудыммы?

      – Шушы өйдә.

      – Ә ул яңа бит. Бер дә искерми торган итеп тә сала беләме әллә?

      – Сипләп салды ул аны, шушы төштә, нәкъ элекке төсле итеп.

      Тәбрик тәрәзәдән карады:

      – Әни караваты кайсы?

      – Сул як почмакта… әнә… шул инде. Шул ук карават. Рәтләп җыелмаган гына тик.

      – Анда кем йоклый хәзер?

      – Фәрхетдин.

      – Ничек йоклый ала икән бу караватта?

      – Әйтә алмыйм анысын. Бер дә әйтә алмыйм.

      – Аңлашылмый шул, Сөембикә апа.

      – Без синең әниең белән күршеләр генә түгел, туганнар кебек якын идек. Шуның хикмәтедер инде, әтисе Тугаш бабай ялгыз калгач, аны үзебезгә алдык. Кызының өенә бабасын Фәрхетдин якын да китермәде.

      Тәбрик өй эченнән күзен озак, бик озак аера алмый торды. Апасы ашыктырмады – барысын да сизә бит. «Ничек елап җибәрми әле» дип, аны жәлләп өзгәләнде. Ә Тәбрик күзләрендә авыр, ләкин тыныч моң.

      Егет, тәрәзә яныннан киткәч, үлән баскан ишегалды буйлап йөренде дә тагын сорады:

      – Ник явыз икән ул кеше?

      – Белмим шул.

      – Аңлашылмый. Миңа аны күреп сөйләшергә кирәк. Еракмы моннан Кыртапа?

      – Җиде-сигез чакрым.

      – Якын икән.

      Шулай диде дә ул капка ягына атлады. Урамга чыккач, Сөембикә апасы аның кителеннән нәрсәдер йолкып алды:

      – Тигәнәк ябышкан, – диде. – Кешесез бакчаның шул инде аның. – Һәм чүпне читкә ташлады.

      – Мин сезнең өскә күтәрелгән эскәмияне күрмәдем, – диде Тәбрик, елмаерга тырышып, – урындыклар гына тора.

      – Таралгандыр инде. Әллә кайчан таралгандыр безгә күтәрелгән эскәмияләр.

      Шуннан соң икесе дә елмаешып кайтыр якка атладылар. Әйтерсең хатирәләр аз вакытка гына кунак булып килгән дә инде бу тормышка, бүгенге көнгә күләгә булып төшәргә теләмичә, каядыр еракка киткән. Әйтерсең җирдә бары тик бәхет һәм шатлыклы уйларга гына урын калган.

      – Тәбрик абый, картлар кебек гел үткәннәр белән яшәмәгез әле. Караталда бүген кино була, барыйк әле шунда бергәләп. Менә дигән чибәр кызлар анда, менә дигән уңган егетләр – танышырсың, дуслар табарсың… Канатланып биерсең, җырларсың. Барыйк әле бүген Караталга.

      – Әйдә соң… Китик, Гөләндәм.

      Кино, танцы,