Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
алыналар һәм Минзәләдә җәзалап үтереләләр. Ике елга сузылган шушы восстание вакытында Уфа провинциясендәге татар-башкорт авылларының алты йөз туксан алтысы яндырыла, уналты мең сигез йөз туксан өч кеше җәзага тартыла һәм үтерелә, тугыз мең бер йөз туксан дүрт хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка таратыла, өч мең ике йөз утыз алты кеше каторгага озатыла, унсигез мең өч йөз илле тугыз баш терлек, тугыз мең сигез йөз егерме сигез сум акча штраф итеп алына.

      Восстание вакытлыча бастырыла. 1736 елның октябрь аенда инде Оренбург линиясендә аралары утыз биш-алтмыш биш чакрым булган егерме бер кальга салына, төбәк тулысы белән уратып алына. Халык җилкәсенә тагын да зуррак авырлыклар салына, кешелексез күп указлар чыгарыла.

      Восстание патша яклылар өчен дә эзсез генә калмый, әлбәттә. 1737 елның 14 апрелендә Самарада үпкә авыруыннан Кириллов үлеп китә һәм шунда күмелә.

      Укуын дәвам итәргә дип кабат Тайсуганга килгән Абдулла әлеге хәлләрне бәйнә-бәйнә белми иде, билгеле. Алай да берсеннән-берсе шөкәтсез хәбәрләр Зәй буе әрәмәлегенә посып утырган тын авылга да килеп-килеп җитә һәм яшь егетнең ярсулы йөрәген телгәли иде. Ә беркөнне… Ә беркөнне бер аулак төбәккә халыкның йөрәгеннән тамган канга манчып чыгарылган җыр да килеп җитте һәм Абдулланың болай да җәрәхәтле бәгырен парә-парә телгәләде.

      Көзге салкынча төн булуга карамастан, гадәтенчә Зәйнең текә ярында уйланып утыра иде егет. Дөнья тып-тын. Хәтта аръякта – төннәрен дә мәгъриптән мәшрикъка агылучы качак олауларыннан ыңгырашып торган почта юлында да – шылт иткән аваз юк. Бүгенге шул хәлгә сәерсенеп утырганда, бөтенләй икенче тарафтан – Карабаш ям станы ягыннан – атлар пошкырган, шуның артыннан ук арба тәгәрмәчләре дөмбердәгән авазлар ишетелде. Бәхетсез ямчыларның берсе, төнге тәмле йокысыннан ваз кичеп, тынгысыз эшкуарлардан кемнедер Кичү кальгасына – Казан ягына ашыктыра иде. Чү, байгыш ямчы җырлый түгелме соң? Әйе, җырлый: тавышы көр, иркен. Аннан да битәр, Абдулла гомер ишетмәгән, бәгырьне тураклый торган ниндидер сагышлы җыр иде бу:

      Астындагы ияр атка тияр,

      Ияре лә белмәс, ат белә.

      Тәфтиләүнең кылган каһәрләрен

      Үзе белмәсә дә, ил белә.

      Атлар такыр юлдан җиңел җилдерәләр иде бугай, олау якынлашканнан-якынлашты, ямчының күз яшенә манчылган җыруы ачыграк ишетелә башлады:

      Җил җилләми томаннар ачылмас,

      Җыр җырламый күңел ачылмас.

      Тәфтиләүләр түккән газиз канның

      Ачулары бик тиз басылмас.

      Күр инде, бөек чичән димә син бу халыкны! Миһербансыз Тәфтиләү морзаның кансызлыгыннан, каһәреннән вә явызлыгыннан зарланып җыру чыгарырга да өлгергән. Хәер, зарланып кына микән?! Аның соравына җавап булып, аръякта инде нәкъ Тайсуган турында җыр яңа көч вә гайрәт белән янаулы яңгырады:

      Кайнап кына чыккан Идел аша

      Тәфтиләүләр кичү табалмас.

      Ир-егеткәйләрнең теләккәен

      Тәфтиләүләр генә басалмас!

      Әнә