Ерак ярга җитеп кагылыр, —
Ил чигендә сакта торучыны
Йөрәкле кыз түзмәс, сагыныр.
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә…
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап син килсәң.
Мин сөялгән нарат күрде, ахры,
Килә дигән сыман тирбәлә.
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
Син кил,
Күкрәгемә башыңны сал.
Бер җыр җырла, шундый җыр булсын —
Ул җыр мине җиңү кырларына
Алып бара торган юл булсын.
1935
Без – җир балалары
Түшендәге чәчәк кебек итеп
Сыендырса мине үзенә,
Сабыйларча йомшак, саф карашлы,
Хыял күле булган күзеннән
Бөркелгән нур әгәр миңа төшсә,
Беләсезме, дуслар, иң башта
Мин тезләнеп җирне үбәр идем,
Аннан карар идем кояшка.
1935
Ике дус
(Җыр)
Айлы кичтә күлгә төштек,
Көймәдә йөрер өчен,
Айлы кич – йөрәк ачкычы,
Серләрне белер өчен.
Бар икән аның сөйгәне,
Минем дә бар сөйгәнем.
Сер итеп әйтте сөйгәнен,
Мин дә аңа сөйләдем.
Сөйгәнем, таң чәчәгем, ди,
Шулай ук матур микән,
Минем сөйгәнемнән аның
Кай җире артык икән?
Тиңләр чәчәк тапмас иде,
Минекен күргән булса,
Төннәрен йокламас иде,
Минекен сөйгән булса.
Айга карап әйтә куйды
Сөйгәненең исемен,
Тәннәремнән тирләр чыкты,
Сөйләр сүзем киселде.
Ике дус гашыйк булганбыз
Икебез дә бер кызга,
Иң мактаулы бакчачыга,
Колхоздагы йолдызга.
Беребезгә күз төшерсә,
Ут яна икенчебез.
Кайсыбызны сайлар үзе,
Түзми көтеп йөрибез.
1935
Зәңгәр йолдыз
Йокысыз үтә озын төн,
Кышкы төн озын;
Шатланып көтә бу төндә
Ана үз кызын.
Киенеп чыга урамга,
Күз сала ана;
Еракта, офык буенда,
Бер йолдыз яна.
Күктәгедәй гади түгел,
Зәңгәр йолдыз ул;
Сокланып елмая ана:
– Кызым бу! – ди ул.
Очып йөри зәңгәр йолдыз
Төнге тынлыкта;
Йолдыз түгел – кызы оча
Зур самолётта.
Аның канаты астында —
Мактаулы иле;
Пропеллер, күкне яңгыратып,
Ил көчен сөйли.
Бу ил аны дәртләндереп
Күккә мендерде.
Төннәрен күктә очарлык
Канатлар бирде.
Әйләнә офык буйларын
Бу зәңгәр йолдыз.
Һәм югары күтәрелә
Йолдыз кебек кыз.
1935
Күбәләк
Адага
Кызым, синең эшең бик күп:
Бакчага барасың да
Күбәләк