Америка хәзер алга баскан,
Без куабыз аны узарга,
Идеясен түгел,
индустриясен
Совет иле буйлап сузарга.
Анда кризис,
бездә үсү,
Тик бер генә моның җавабы —
Закон:
Алар – үләр өчен,
ә без җиңәр өчен
Авыр көрәшләрдә янабыз.
Закон:
Без көчәйгән саен,
сез җиңеләсез,
Сез сабышасыз бетмәс ауруга,
Сездә кешегә
эш җитмәсә,
Бездә эшкә
кеше җитми,
Мистер Европа!
1930
Онытылмассың, иптәш
Без төзегән тормыш
Артык бөеккәме,
Тик көрәшче булсаң юлыңда,
Онытылмаслык җырлар
язып була
Аның соңгы җиңүе турында.
Киләчәкнең
тавын күргән җырчы
Йөрәкләргә җәяр тавышын,
Бу көрәштә
җиңү җырларының
Югары бер көен табышыр.
Килдең,
Син дә килдең,
Авыр булды сиңа килүе,
Авыр булды
Күк җырлары белән агуланган
Эчке уйларыңны җиңүе.
Такташ!
Бәхетле син,
Идеалыңа
Көрәш юлы белән омтылдың.
Такташ!
Бәхетсез син,
Җырлап бетми яшьләй йотылдың.
Үлдең, җаным,
ләкин белеп үлдең
Җырларыңның кая барасын…
Тирән сагыну белән
йөрәкләрдә
Онытылмаслык булып каласың!
9 декабрь, 1931
Зәйтүнә
Очыраган саен, күз караңда
Ике рәсемем чагыла елмаеп.
Тик син үзең миңа карыйсың,
Ачу катнаш тирән моңаеп.
Аш бирүче кыз, син ачуланма
Сүзләремне туры әйтүемә,
Синең эшең белән
иске официант эшен
Чагыштырып үтәм, Зәйтүнә.
Ресторан…
җыр…
аракы…
Бокал тавышы төтен эчендә,
Тез башына кысып, официант
Бөке суыра бөтен көченә:
– Рәхим итегез!
Ни телисез?
Пожалуйста, мәгез прейскурант!
Коньяк дисез, була!..
«Ә» дигәнче
Ялт итеп ул килә бер урап.
Сөйгән матурлыгы – мыек бөтерү,
Эше – йөгереп коньяк китерү,
Хезмәт сүзе – «пожалуйста»,
Ә теләге —
Ишеттерә төшеп йөткерү.
Бирсәң эчә,
Бирмәсәң дә:
– Рәхмәт сезгә! – ди ул, баш иеп,
Күкрәгенә кипкән кулын куеп,
Каш астына күзен яшереп.
Ак тастымал аның иңбашында,
Ә билендә… таплы алъяпкыч,
Таплы алъяпкычтай
Җыерчыклы чырай,
Күз карашы тонык, алдаткыч…
Официант гомерен ресторанда
Исерекләр шулай таптады,
Иске тормыш аның кешелеген
Каралыгы белән каплады…
Аш бирүче кыз, син ачуланма
Серләремне туры әйтүемә,
Синең эшең белән
Иске