Кәбестә операциясеннән соң без бүтән урыс авылына барып чыраларына да тимәдек. Бик нык тозлы кәбестә, кыяр-помидор ашыйсыбыз килсә, өлкәннәргә ияреп барабыз да рәхәтләнеп сыйланабыз. Өлкәннәр, шау-гөр килеп, яшь чакларын искә алып, үзләренчә бәйрәм итәләр, без, бала-чага, тамагыбыз туйгач, урамга чыгып, кемнең татар, кемнең урыс икәнен дә онытып, бергәләшеп уйный идек.
Без әле бу дөньяга килмәгән заманнарда ук булачак әти-әниләребез чирәмдә яланаяк чабышып йөргән. Кар тауларында чана-чаңгы шуган. Дөньяның, табигатьнең матурлыгына сокланып, шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган. Әби-бабаларыбыз исә, аларның тамаклары ач булмасын дип, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бил бөккән. Менә аларга туры килгән инде дөньяның ачысын-төчесен татырга! Минем Зәйнетдин бабам белән Фәгыйлә тәтәмә дә күрсәтеп караган тормыш нужа дигәнен. Күпме кан-яшь, тозлы тир түктергән ул алардан. Бабам 1914 елда герман сугышына китеп, аннан яраланып, гарипләнеп кайта. Немец ядрәсе аның кулын чәрдәкләп ыргыта. Патша хөкүмәте аңа «тавык тәпие» тагып, бер тиенсез килеш өенә кайтарып җибәрә. Бу вакытта әле минем булачак әбием Фәгыйлә тәтәмә ундүрт кенә яшь була. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үсә ул. Киртәләрендә егермеләп сыер гына мөгрәгән. Унлап атлары, утызлап сарыклары да муллыкта яшәргә мөмкинлек биргән. Ләкин шулкадәр мал-туарны тәрбия кылыр өчен, ат урынына эшләргә дә туры килгән. Тәтә дә, аның кыз туганнары да кул арасына бик иртә кергән. Гаилә көче генә җитмәгәч, чәчү-урак өсләрендә хезмәтчеләр дә яллаганнар. Әлбәттә, ул чорларда әле тәтәм каядыр еракта, күрше Балчыклы авылында, булачак ире Зәйнетдин яшәп ятканлыгын белмәгән дә. Сугыш бетеп, озак та үтмәстән, 1917 елның көзендә революция дигән афәт бу зур, бәхетсез илне кабат канга батыра. Әбиемнең әти-әниләрен бөлгенлеккә төшереп, үзләрен Себергә сөрәләр. Бабамныкыларга җил-яңгыр тими, чөнки алар кәсепчеләр генә була. Сафа бабама, ягъни минем Зәйнетдин бабамның әтисенә, күлмәк-ыштан тектерергә күрше авыллардан да киләләр. Эшләгәннәре ашарларына гына җиткәнгә, алар бай яшәмәгән. Ләкин болай да ачлы-туклы гомер сөргән халык бөтенләй бөлгенлеккә төшерелгәч, кием тектерергә теләүчеләр дә калмый. Ачлык елларында эш таба алмыйча интегеп йөри торгач, кышкы салкын көннәрнең берсендә, гаиләсе янына кайтырга гарьләнеп, бабамның әтисе Сафа карт телеграф баганасына сөялеп катып үлә.
Әбием белән бабам, кавышып, дөньяны бергә көтә башлый. Бер-бер артлы җиде балалары туа. Ул да түгел, көчләп берләштерү, колхозларга кертү башлана. Өй тулы бала-чага. Барысын да киендерергә, ашатырга-эчертергә кирәк. Авылларның чын хуҗаларын, тырыш җитәкчеләрен, йә утыртып, малларын талаганнар, йә совет власте дошманы дип атканнар. Кайберләре газиз туган җирләрен калдырып, гаиләләрен алып, качып ук киткән. Җирдә эшләр өчен, бик зур көч салырга да кирәк бит әле. Ләкин авылларда андыйлар бик нык кимү сәбәпле,