– Ярый, – дип, мин дустыма тагын бер торт кисәген сузам.
Безнең өйдә шунысы әйбәт, малай, – муллык. Колбаса-сыры, кәнфит-прәннеге дисеңме – һәрвакыт булып тора. Әни мул итеп ит салып аш яисә йомырка тәбәсе белән карабодай, тары боткасы пешерә. Мин үзем алай күп ашау белән мавыкмасам да, дусларымны сыйларга яратам. Кунакчыллык әнидән күчкән. Безнең өйдә күпме ашаганны исәпләмиләр. Киресенчә, кыстый-кыстый сыйлыйлар әле. Үзебез дә жәлләмәдек, шуңадыр инде Ходай Тәгалә дә безгә нигъмәтләрен кызганмады. Мин әле Таһирның шулай өч-дүрт көн ач торган кешедәй ашавына сөенеп тә куям. Чөнки әни, элегрәк әзерләнгән тәгамнәребез бетмичә торып, яңасын пешерми. Ризыкны кадерли.
Таһир, ашап туйгач: «Бер җиргә кереп чыгасым бар әле», – дип, кайтырга кабалана башлый.
– Ә гармунда уйнап, җырлашып утырмыйбызмыни? – дим мин, гаҗәпләнеп. Симез дустым:
– Иртәгә анысы, Хәниф туган, – дия дә ишеккә юнәлә.
Төрекмән малае ашау буенча рекордлар куйса да, уку ягыннан Рафаэль Шиһаповны әллә ни уздырмый иде. Мин бит әле Мансур Вәлиевич дәресләрен сөймәсәм дә, география, тарих, татар әдәбияты, химиядән «дүрт»ле, «биш»легә генә укыйм. Физика, биология дә кызык миңа. Ләкин төрекмән малаеннан берсе дә юк инде. Аның бөтен хыялы – тәмләп ашау: «Их, Хәниф, повар булып эшли башласаммы, син килешкә күп итеп пилмән бөгеп куяр идем. Син пилмән яратасыңдыр бит? Шулай булгач, рәхәтләнеп, тирләп-пешеп ашарбыз без аны, менә күрерсең, туган», – ди ул. Әллә бүген безнең өйдә пилмән пешергәннәрен дә сизгән инде.
Таһир озын буйлы, чем-кара чәчле, кыяфәте һинд артистларына охшаган: Радж Капур диярсең инде менә. Кызлар үлеп-үлеп гашыйк үзенә. Бик ялкау икәнен, эшләргә яратмаганын гына белмиләр. Мәктәп бакчасында эшләгәндә дә, көрәгенә таянып, кызык-мызыклар гына сөйләп торырга ярата. Соңгы вакытта без аның белән шуның хәтле ахириләргә әйләнеп киттек ки, Гаҗиев Ринатны башка партага ук күчереп утырттык. Бер партада без хәзер. Алгебра, геометрия дәресләрендә акыллы чырай «ясап» тыңлагандай кылансак та, бүтән дәресләрдә кызык-мызыклар, мәзәкләр сөйләшеп, тик хихылдашып утырабыз. Тәгәрәпләр китеп, идәндә ауный-ауный көләсе килә, тик ярамый, дәрес вакыты бит. Шуңа күрә учларыбыз белән авызларыбызны томалап, укытучыбыз сизә күрмәсен дип, парта астына ук посып пырхылдыйбыз.
Бүген Таһир химия дәресендә яңа ишетеп килгән мәзәкләрен сөйли. Бу дәрестә без үзебезне тагын да иркенрәк тотабыз. Яраткан укытучыбыз Нурия апа керә бу фәннән. Ул да безне үз итә, шуңадыр инде мәзәк артыннан мәзәк сөйләнә. Нурия апа үзе тактага ниндидер атом төзелешен сырлый, үзе, безнең чыш-пыш килүгә түземлеге төкәнеп:
– Таһир, җитте, тәнәфестә хихылдарсыз Хәнифләр белән, – дип кисәтү ясый. Төрекмән малае:
– Яхшы, Нурия апа, – дия дә пышылдап булса да сөйләвен дәвам итә. Ләкин Нурия апа, урыслар әйтмешли, «тут как тут». Тәмам ачуы чыгып:
– Таһир, өйгә бирелгән эшне сөйлә әле, – ди. Шундук миңа да эләгә:
– Яртысын ул сөйләгәч, икенче өлешен, Хәниф, син аңлатырсың,