Шулай да һаман шул бер сорау баш миен бораулый: нәрсә йөртә соң адәм баласын? Дөньяга килгәнгә күрә генә яшиме ул? Чөнки кеше дөньяга үз ихтыярыннан тыш килә. Дөньяга килүендә аның бер катнашы да юк. Менә аны, тормыш биреп, якты дөньяга чыгардылар, һәм ул бар көченә яшәргә омтыла башлады. Ни өчен туганын, ни өчен омтылганын белмичә. Һәр тере җан яшәргә тырышкан кебек, адәм заты да шуңа омтыла. Бары тере җан булган өчен генәме? Аның яшәүдән башка бер максаты да булмый. Ул үзеннән алда килгәннәр төзегән әзер тормышка килә. Шул тормыш тәртипләре белән, телиме- теләмиме, яшәвен дәвам итә. Ә аңардан алда килеп киткәннәр коточкыч әшәке дөнья төзегән. Үзләре төзегән, үзләре законнар чыгарган һәм шул коточкыч тормышта газапланып яши бирә. Әллә нинди аллалар уйлап чыгарганнар. Алар адәм балаларын аскан-кискән, канын эчкән. Ә адәм балалары шуның өчен аллаларга рәхмәт укыган, зурлаган. Нәрсә инде бу? Үзеңнең каныңны эчкән, балаларыңны тартып алган аллаларга табынып гомер ит, имеш! Кем көлә бу адәм затыннан шултикле? Кем аны шултикле мыскыл итә? Гомерен бәхетсез иткән, тормыш көтәргә мөмкинлек бирмәгән залимнәргә бил бөгеп, аларның табанын ялап яшәргә адәм баласын нәрсә мәҗбүр иткән?..
III
Альфред Сорочи базарына төшкән иде. Болай эч пошканнан гына. Дүрт стена эчендә яту да бик туйдырды. Чын тормышны күрмәсәң, иллюзиягә бирелә башлыйсың. Үз-үзеңдә казынырга тотынасың. Үзеңне әллә кемгә санап, зур уйлар уйлыйсың һәм тормыш ориентирын югалтасың. Буйсынуга һәм файда алуга корылган бу дөньяда адашуың бик тиз. Аның характеры рәтсез һәрнәрсәгә баш иючән, риза булучан түгел. Аңарда әллә нинди плебей горурлыгы, үҗәтлеге бар. Шул нәрсә гел комачау итеп тора. Үзе шуны аңлый, әмма төзәтә алмый. Характерны үзгәртеп