Нурулла игезәк сыңары белән чуваш якларына шабашкага юл сапты. Озакка дип. Онытылырга дип. Аңа, өч көн күрми торса, тилерткән Туйбикәсе дә киртә кора алмады хәтта.
Өч елдан соң район башлыгы аны үзе эзләп тапты.
– Тиздән мине Чистайга завод директоры урынбасары итеп күчерәләр, Азизов. Төгәлрәге, урынымнан аткаралар. Бер хатамны төзәтер идем, Азизов. Әйдә, эшеңә кайт, туган. Авылыгыз таркалмагае. Ун гаилә башка районга тайган. Яңа рәистән уңмадык без. Артта сөйрәлә колхозыгыз. Дуңгызларга эчең поша иде синең, анысын үзең хәл ит, Азизов. Бу юлысы мин тыкшынмыйм. Ат асрыйсыңмы, сарык үрчетәсеңме – үз иркеңдә, – диде гаепле башын кашыган түрә.
«Уйларбыз әле, карарбыз әле» дип сырланмады Нурулла. Егерме елда шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады… Йөрәге чәнчегәндә, күкрәген уып, буразна кырыйларында әзме утырды рәис. Җәйләүләрдә, терлек тоягы астында никадәр исәнлек тапталды. Урманнан өере белән бүреләр ташланганда, коймадан жирда суырып алып, ерткычларга каршы атлаганда, тез буыннары ничек хәлсезләнгән иде. Ә барыбер җиңде. Күзләре күмерләнеп янган өер башлыгының маңгаена күсәк белән тондыргач, ач иярченнәре, койрыкларын бот арасына кыстырып, куак ешлыгына шылган иде…
Бар ачуы, бар ярсуы күсәккә күчте, ахрысы. Куе зәңгәрсу күк йөзендә ярым ай калыккан иде, гүя дулкыны бәрелеп, аның бер чите нарат өстенә кителде. Урман калтыранып куйды.
Төнге каравылда торган Хәмәтдин абзый күз яшьләре белән елады шунда:
– Син ничек төнлә киләсе иттең икән, олан? Нәсел таналарын ботарлап кына чыга иде, иблисләр. Бәла буласын сизенгәнсеңдер син, олан. Нишләрбез алга табан, олан?
– Мин сиңа мылтык бирермен, Хәмәтдин абзый, – диде Нурулла, каравылчыны тынычландырып. – Гаеп миндә, яланкул чыгардым мин сине төнгелеккә.
Әйе, хуҗалыкны яңадан сыртына салды Нурулла. Халык та аны сагынган иде. «Патша» кайтты дигән хәбәр Чурайбатырны бик тиз урап үтте. Инде хәзер авылдашлар аның янына агылачак, һәм һәркем бер генә үтенеч белгертәчәк: «Зинһар, болардан котылыйк, Нурулла. Коткар, авыл нәҗескә батты, Нурулла!»
Әмма, ни гаҗәп, ни яше, ни карты рәискә мондый гозер белән килмәде. Бер көн көтте Нурулла, ике көн көтте, өч көн көтте… Аннары үзе дә икеләнә башлады. Буяласы буялган инде… Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән, җирләр сөрелмәгән, сыерлар, картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап торган нәрсә – шушы тукмак борыннар. Җитмәсә, ярты авыл халкы фермада ябырылып дуңгыз карый, аның да бердәнбер эше-ашы шул мыркылдыклар иде.
Тик, нинди генә акланулар тапса да, Нурулланың җаны тынычланмады. Авыл өстендә ят ис бар һәм ни җилле көннәрдә дә ул таралмый, сулыш юлларын әрнетеп, тынны кыса иде.
Өч айда тәмам ябыкты Нурулла. Ә беркөнне… Хәер, таң сызылган иде инде. Ул уяу иде, күзләрен түшәмгә төбәп, чәбәләнгән уйларын бер җепкә тезмәкче иде, гәүдәсе кинәт кенә авырлыгын югалтып,