Бабасы риваять итеп ятлаган әлеге хикәятен вак кына хәрефләр белән шакмаклы дәфтәргә дә күчереп язган иде. Онытмасыннар дип кисәткәндер, мәрхүм. Оныттырмыйлар, бабай, гел искә төшереп торалар. Үткән белән бүгенге арасында уртаклык та бар: ирексезләү, көчләү, янау-куркыту. Шул ук вакытта аермасы да бар: бүген милләт иманы белән үз агай-энең дә «уйный». Тарих укытучысы иде Нурулла, ләкин мәктәптә озак тотмадылар, колхоз арбасына җиктеләр. Җир, туфрак, икмәк дисә дә, юк-юк та, тарих сагындырып куя иде. Алар укыган елларда әле нәсел-нәсәбеңдә казыну ят шөгыль иде. Бәлки, егет тә, «чәйнәп каптырган тарих»ка ышанып, институт тәмамлар иде, ничектер профессор Хәкимов түгәрәгенә эләкте. Укытучыга бабасының риваятен сөйләгән иде, Хәкимов: «Чурайбатыр авылы миңа таныш, сездә гыйбрәтләр җитәрлек, шуларны җый син, Азизов», – диде. Җыймады Нурулла, ә менә Хәкимов сеңдергән милли рух ялкынын сүндермәскә тырышты. Соңгы курста укыганда, урамда аңа ике башкисәр бәйләнде. «Дай закурить, татарская морда», – диде берсе. Күрәсең, Нурулланың төс-кыяфәте, килеш-килбәте «мин – татар малае» дип кычкырып тора иде. Печән чабып, утын кисеп, аннан да бигрәк итле бәрәңге ашап ныгыган йодрыгы белән сылап берсен тәгәрәткән иде, икенчесе, ялварып, җиргә чүкте: «Не трогай, друг, извини».
Гәрчә әүлия каберенә чардуган корганнан соң, мулла абзый аңа кырын караса да, олы кеше белән киңәшим дип, Нурулла туры аларга сугылды. Карт ишегалдында мунча себеркесе бәйли иде. Ботаклары нәзек, димәк, түбән урман каеннарын «чишендергән». Анда алар җирдән күтәрелеп кенә килә иде.
– Ни йомыш, Сафиулла углы? – диде мулла, кунакны өнәмичә генә.
– Үзәктән кайтыш, Мирхан абзый. Авылны дуңгыз тизәге белән быкырдатмакчылар.
Ул көткән иде, менә хәзер мулла утырган җиреннән сикереп торыр да, нәкъ аның кебек ярсып: «Кертмибез!» – дияр. Әмма абзый урыныннан кымшанмады.
– Өстеңә бәла килә икән, Сафиулла углы. Әүлия каберләрен яңартып, ислам диненә кизәнүең хәерлегә булмады менәтерәк. Аллаһ җәзасын бирә менәтерәк үзеңә. Дуңгыз нәҗесенә буяласың икән.
– Мин генәмени, авылыбыз белән буялабыз! Халыкка хәбәр итәсе иде, Мирхан абзый. Син бу хайванның безгә хәрәм икәнен аңлатсаң иде.
– Тавыш куптарырга дисәң, сезгә куш, каныгыз кайнар сезнең, Сафиулла малайлары. Әнәтерәк игезәк сыңарың күпер өчен буза куптарды. Аръякта елга таррак, ди. Шунда төзик, ди.
Анда тар шул дип олы кеше белән тартышу килешми дип, Нурулла бәхәсне куертмады. Вакыты да ул түгел иде.
– Безнең Чурайбатыр матур, төзек, яшьләр дә кубарылып шәһәргә чыгып китми, монда төпләнеп кала. Синдә йөрәк бардыр бит инде, Мирхан абзый! Әйдә, авылны нәҗескә батыртмыйк! Безне бетерер өчен тәреләр белән бер кергәннәр бит