Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
дә шулай ук иске төрки телдә бар. Мәсәлән, «Бакырган» китабында: «Ләҗәк артык безем дәстарымыздин», – ди. Шулай ук чуаш хатыннары башларына чорный торган тастарны хәзерге көндә кайсыбер җирләрдә, мәсәлән, Пенза, Тамбов губерналарында, мишәр хатыннары да чорный икән. Мин моны Мәскәү – Казан тимер юлы станцияләрендә, мәсәлән, Сасово, Тарбиево станцияләрендә күрдем. «Бакырган» китабындагы сүзләргә караганда, бу тастар үзе дә борынгы төркиләрдән калып, чуаш белән мишәрләргә дә шуннан килгән булса кирәк.

      Мин дә аның карашларын җөпләдем:

      – Чуаш кызлары кияүгә киткәч тә башларына тастар чорный. Бу – аларда хатын булу билгесе. Ә мишәр хатыннары картая төшкәч чорный. Бу инде аларда картлык ягына авышу билгесе. Ләкин «тастар» сүзе үзе фарсыныкы.

      Мессарош боларны да язып алганнан соң:

      – Менә болар мишәр теле белән чуаш теле арасында ниндидер бер аерым якынлык барлыгын күрсәтә. Шунлыктан алар түрк-татар, төрки халыкларының тормыш, гадәт, тел һәм әдәбиятларын тикшерүчеләрне кызыксындыра торган нәрсәләр, – диде.

      Аның минем туган-үскән якларда йөрүе һәм хәтта әтиемне дә якыннан белүе билгеле булды.

      Менә шушы галим белән утырышулар нәтиҗәсендә мин бөтенләй очынып киттем. Минем Эстәрлетамакка бару турындагы уем да, Каракул шәһәренә китү турындагы ниятләрем дә җимерелде.

      – Ни булса шул, – дидем мин, – быел кышны берәр мишәр авылында кичерим әле… Кешеләр әнә шулай үсәләр ич, камыт киеп түгел!

      Галиәсгар абзый да мине очындырып җибәрде, Риза Казый да шундый киңәш бирде. Ул ничек, ниләр эшләү турында да акыллы, файдалы юллар күрсәтте. Иң азагында ул, үзенең шушы юлда ярдәм итә алмавына борчылып булса кирәк:

      – «Шура» да басылган чуашлар турындагы нәрсәләрең өчен гонорар биргәндә, сиңа зур ярдәм булыр иде дә бит, – диде. – Ләкин мин акча мәсьәләсенә катнаша алмыйм шул. Ул мәсьәләне Фатих әфәнде хәл итә.

      «Вакыт» белән «Шура» да гонорар мәсьәләсе шулай куелган иде: гонорар редакциянең үзе кушып, сорап яздырган нәрсәләргә генә бирелә. Шулай язылмаганда, нинди генә яхшы, файдалы әсәрләр булса да, гонорар бирелми. Гонорарны кемгә һәм күпме бирү эше Фатих Кәрими карамагында иде. Билгеле, бу «кушып», «әйтеп» яздырулар күбрәк редакция әһелләренең үзләренә яисә аларның туган-тумачаларына, кода-кодагыйларына була. Әйтик, Борһан Шәрәф «Вакыт» сәркатибе булу сыйфаты белән зур гына жалование алу өстенә көн саен диярлек (күбрәк урыс газеталарыннан алып) бер мәкалә яза. Ә алар «кушып яздырылган» нар рәтенә керә. Шуның белән бергә Борһан Шәрәф кебекләрнең Персия шикелле җирләргә «мөһим командировкаларга» йөрүләре да гонорар фондына өстәмә йөк иде. Бу мәсьәләдә Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдин, әрнеп, сыкранып йөрсә дә, ачыктан-ачык чыгыш ясый алмый иде.

      Мин чуашлар турындагы нәрсәләремне яздым да яздым. Аннан соң Риза Казыйга тапшырдым. Гонорар турында уйлау кая инде ул; журналда басылып чыкса, шуңа шатлануыңнан, әтисе базардан алма алып кайтып биргән бала шикелле, үрле-кырлы сикерәсең!

      Риза Казый да, гонорар турында