– Бу эш шундагы барлык эшчеләрнең киңәшләре белән булган икән. Шуны аңлагач, Тимерша, үзенә тагын да ныграк эләгүдән шүрләп, эндәшми калу юлын сайлаган.
Фатих Кәрими Истанбул шәһәреннән дарелфөнүн (университет) бетереп кайтканда, Россиядә иң әшәке реакция хөкем сөргән чак була. Шунлыктан ул, атасының васыяте буенча, татар телендә бер газета чыгару турында күпме генә хәрәкәт итсә дә, аны булдыра алмый, аңа рөхсәт бирелми. Шуннан соң ул, язу эшенә керешеп, шушы кечкенә генә матбагада үзе язган нәрсәләрне бастыра башлый. Мин үзем унике-унөч яшьлек бала чагымда аның «Шәкерт белән студент», «Салих бабайның өйләнүе» дигән әдәби китапларын һәм «Нәшрият Кәрими» исеме астында «Финнар», «Кореялылар», «Французлар» шикелле серияләп чыгарылган фәнни әсәрләрен зур дәрт һәм кызыксыну белән укыган чакларымны әле дә беләм. Шул ук вакытта ул Оренбург Каргалысында яңа ысул белән укытучылар әзерләү өчен бер курс та ача. Мин укыган иске Буа мәдрәсәсеннән әнә шул курска барып кайткан карт шәкертләрнең курсны полиция килеп басуы, үзләренең тәрәзәдән чыгып качулары турында сөйләүләрен әле дә булса хәтерлим.
1905 ел революциясеннән соң Фатих Кәрими мәктәп-мәдрәсәләр салдыруы белән дан тоткан Әхмәт бай Хөсәеновның энесе Гани бай Хөсәеновка татар телендә берәр газета чыгару турында киңәш сала. Гани бай аның бу киңәшен мәслихәт күрү белән генә калмый, оештыру эшенә дә керешә. Ул туганы Мәхмүт байны, Закир һәм Шакир Рәмиевләрне дә шул эшкә тартып, күндереп, «Гыйльман ахун Кәримов матбагасы» н берләштергән хәлдә, «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» дигән зур бер матбагачылык ширкәтен барлыкка китерә.
Фатих Кәриминең теләве буенча, аның кияве Тимерша Соловьёв директор итеп билгеләнә.
Фатих Кәриминең сөйләвенә караганда, Гани бай Хөсәенов та матбугат һәм матбагачылык эшен нык ярата торган булган, бу юлда ярдәмне кызганмаган. Ләкин аның зур улы Вәли мулла, аерата иске фикерле, реакцион бер кеше булганлыктан, атасының бу эшенә үч итеп, карагруһ дин башлыклары органын – «Дин вә мәгыйшәт» журналын җитәкли.
«Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» матбагасы төзелгәннән соң, Шакир һәм Закир Рәмиевләр Фатих Кәрими редакциясендә «Вакыт» газетасын, аннан соң Риза Казый (Фәхретдинов) редакциясендә «Шура» журналын чыгара башлыйлар. Тимерша Соловьёв «Чүкеч» журналын нигезли. Алар «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» матбагасында басыла.
Ләкин күпләрнең зур өмет белән шактый суммалар салып төзегән бу ширкәтләре үсә дә, уңыш та күрә алмады. Төп сәбәбе башында Тимерша Соловьёвның утыруында, аның чиксез вакчыл булуында, үзенә байлык тупларга омтылуында иде. Ул үзенчә бик хәйләкәр һәм артык дәрәҗәдә экономлы булырга тырыша, шул юл белән ширкәтне дә, үземне дә баетам дип уйлый иде.
Ләкин аның бу экономлыгы һәрвакытта «биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян» булып бетә иде.
Мин шушы ширкәткә эшкә барган чагында, матбага менә шундый бер хәлдә иде: машиналар һәм хәрефләр тәмам искергән, күбесе сынып, кителеп беткән. Матур клишеләр юк. Арзанлы тонык буяу, кәгазьләр