Бакча ягына караган ачык тәрәзәдән май ае һавасы бөркелә. Аннан чәчәккә бөреләнгән карлыган, кура җиләге исе белән аралашып, Кама-дәрья исләре, агымсу, дегет-сумала исләре дә керә… Пароход, буксирларның бер-берсен сәламләгәндәй яки мәңгегә саубуллашкандай сузып-сузып кычкыртулары, җим эзләп бакча артындагы елгачыкка кергән акчарлакларның сыкрап-өзгәләнеп кычкырынулары Газиның ансыз да тәмам эштән чыккан сырхау йөрәген меңгә телгәлиләр.
Пристань янындагы затон тирәсе дә тыныч түгел. Суднолар ремонтлау мастерскойларында көн дими, төн дими эш кайный. Әнә хәзер дә, илаһи зур чүкеч белән суккандай, нәрсәдер пошкыра, ухылдый. Төн җитте исә, Гази ул якка күз салмаска тырыша. Чөнки аҗаганга охшаган зәһәр балкыш яктылыгы, үзенең дәһшәтле канатын җилпегәндәй, бөтен күк йөзен айкый, актара.
«Кеше үләр алдыннан бөтен үткән тормыш юлын күз алдыннан кичерә» дигән сүз, мөгаен, хактыр. Гази да уй эчендә. Ул секундлар эчендә әллә никадәрле вакыйгаларны, шатлык-куаныч, кайгы-хәсрәт тулы гомерен күз алдыннан үткәрә.
Юк, кичә район больницасының баш врачы белән ике арада килеп чыккан низаг, йөрәк пристубы башлануга сәбәп булган җәнҗал турында уйларга теләми Гази. Уйлыйм дисәң, җәрәхәтле, кан саркып торган йөрәккә дәва булырлык, хәтер диңгезе офыгыннан калкып килгән кояш кебек, аны иркәләп-назларлык истәлекләр дә бихисап…
Ни хикмәттер, кеше узган гомеренең истәлекләренә бирелим, үткәннәрне күзаллыйм дисә, аның хәтеренә тормышның авыр, ачлы-туклы, ярым-ялангачлыкта үткәрелгән күләгәле яклары түгел, күбрәк иң кадерле мизгелләре, иң шигъриятле минутлары килүчән була икән. Газины да уйлары, елларны кире чигендереп, гомер юлының башына – ерак-еракта калган иң кадерле балачак хатирәләренә алып киттеләр. Миенең кайсыдыр борылмаларында иртән күргән төш сыман гына булып сиземләнгән якты истәлекләр, бөтен тулылыгы белән гәүдәләнеп, күз алдына килә башлады. Шуннан аңлады Гази: балачак тәэсирләре күңелдән беркайчан да җуелмый, кеше гомеренең ул чоры һәрчак аяз, һәрчак бәйрәм булып мәңгегә хәтердә кала, саклана икән. Тикмәгә генә, балачак – баллы чак, дими торганнардыр шул.
Балачак истәлекләре Газины үзләренең адаштыргыч сихри сукмаклары белән һаман-һаман бик еракларга, бик кадерле, уйлаганда гына чиксез ләззәт, татлы зур куаныч бирә торган чакларга алып киттеләр. Җитмәсә тагын, ул вакытлар шулхәтле якында – менә генә, кул сузымында гына…
Әле дә булса хәтерендә Газиның: Гөлүсәләрнең аларда өйдәш булып торган кышлары иде. Әниләре ачы таңнан торып эшкә китә. Эшләре җиңел түгел, әнисе белән Гөлниса апасының зарланып әйткән сүзләренә караганда, «җиде тиреләре чыкканчы, беләкләре өзелеп төшкәнче», кайсыдыр байның бөркәүле ындыр табагында җилгәргеч әйләндерәләр. Һаман да әле күңеле ятарлык эш таба алмаудан ут йотып йөргән