Ак карларда ак розалар. Светлана Ханифовна Шарипова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Светлана Ханифовна Шарипова
Издательство: Автор
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2024
isbn:
Скачать книгу
берүк бездән

      Тик сокланып карагыз.

      Үскән саен еллар саны

      Сөю көчәя генә.

      Дога кебек кабатлыймын

      Һәр яңа көн мин сиңа:

      Язым бул, назым бул,

      Бул минеке генә.

      Җырым бул, җылым бул,

      Бул минеке генә.

      Син – дим мин, – йөрәгемдә,

      Бу бит һич алдау түгел.

      Йөрәкләр бергә типсен дә,

      Бәхетле үтсен гомер.

      Күрәмен дә һәр көн иртән,

      Гашыйк булам яңадан.

      Күңелемнең җыры булып

      Бер үк сүзләр ярала:

      Язым бул, назым бул,

      Бул минеке генә.

      Җырым бул, җылым бул,

      Бул минеке генә.

      Бар да һаман шул ук икән

      Еллар узгач алып кайттың

      Яшьлегем язларына.

      Күзләреңдә элеккечә

      Сөю дә, назлар гына.

      Кушымта:

      Син дә һаман шул ук икән,

      Үзгәрмәгәнмен мин дә,

      Әйтерсең дә аралардан

      Еллар узмаган бер дә.

      Күктә дә ай шул ук икән

      Безнең яшьлек языннан.

      Ак каенны шаһит итеп

      Исемнәрең язылган.

      Еллар узгач урап кайттым

      Яшьлегем яланыннан.

      Күз алдымда синең күзләр,

      Күңелдә сагыш калган.

      Башың имә

      Язгы җилләр назлап иссәләр дә,

      Әче җилләре бар көзләрнең.

      Эретерлеге бар, үтерере

      Бер авыздан чыккан сүзләрнең.

      Кушымта:

      Авырлыклар килсә, башың имә,

      Сынма, тырыш сабыр итәргә.

      Иңне иңгә терәп, бергә-бергә

      Барысын да була үтәргә.

      Кулда байлык булса, дуслар бик күп,

      Яуда дусның чыны сынала.

      Ышанма син язгы калын бозга,

      Томандагы матур сыннарга.

      Синең өчен утка – суга керер

      Яннарыңда булса хәләлең,

      Абынган чагыңда егылмассың,

      Мөшкел булмас һич тә хәлләрең.

      Бергә булыйк

      Миңа синсез, сиңа минсез булыр

      Үтә алмас биек киртәләр.

      Бергә булсак кына бәхет белән

      Тулып туар яңа иртәләр.

      Кушымта:

      Уйламыйча әгәр үпкәләтсәм,

      Җитмәсә әгәр сиңа назым,

      Кичер мине, зинһар, чын күңелдән

      Гафу ит берүк, сөйгән ярым.

      Еллар буе күңелем түрендә

      Дәрья булып сөю җыелган.

      Синең ис(е)мең минең язмышыма

      Кояш нуры булып уелган.

      Бәхет бит ул якты бу доньяда

      Парлы булып, сөеп яшәве.

      Бәхет бит ул көн дә сөйгәнеңнең

      Бер кочаклап назлап дәшүе

      Бәхетле булыйк бүген

      Еракка хыяллар корып,

      Сизмибез көн үткәнен.

      Вакыт безне аямыйча

      Гомер җебен сүткәнен.

      Сөйгән ярлардан сөелеп,

      Татыйк балалар назын.

      Шатланып каршылыйк һәрбер

      Җәй-кышын, көзен, язын.

      Кушымта:

      Алдагыга өмет итеп

      Тартмыйк