Ак карларда ак розалар. Светлана Ханифовна Шарипова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Светлана Ханифовна Шарипова
Издательство: Автор
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2024
isbn:
Скачать книгу
хурланмагыз,

      Бер ни мәңгелек түгел.

      Төзәтегез хаталарны,

      Бер генә килә гомер.

      Көнләшмәгез кешеләрдән,

      Аның хәлен кем белгән.

      Бәлки аның яшьләре дә

      Синнән күбрәк түгелгән.

      Бүгенгесен хурламагыз,

      Якты булсын киләчәк.

      Зарланырлык булмасын тик

      Безнең алда күрәчәк.

      Бармы син дөньяда?

      Онытулар сине мөмкин булмас,

      Айлар үтсә, еллар үтсә дә.

      Әйткән, имеш, кемдер, агым сулар

      Сагышларны алып китәләр.

      Бу юлы да ташкыннар онытты

      Минем сагышларны алырга.

      Кала тагы җәен көя-яна,

      Көз саргаеп, кышка калырга.

      Син туласы күңелем, ни гаҗәптер,

      Син юклыктан тулып елата.

      Сагыш күлләрендә йөзә-йөзә,

      Кич була да, тагы таң ата.

      Бар тормышым тулы бәллүр бокал,

      Синсез ишетелми тик чыңы.

      Бармы соң доньяда “Син” дигәнем-

      Мәхәббәтнең иң саф, иң чыны?

      Бер алманың ике яртысы

      Йөрәк тибешләрең кабатлана

      Йөрешендә минем канымның.

      Синең өчен кирәк булса әгәр,

      Әзермен бирергә җанымны.

      Кушымта:

      Бер алманың ике яртысы без,

      Бер язмышны уртак бүлгәнбез.

      Мин синеке, син минеке булып

      Яшәр өчен җиргә килгәнбез.

      Синнән башка ничек яшәгәнмен

      Күз алдыма китерә алмыймын.

      Бәхетемнең нинди зур икәнен

      Әле булса аңлый алмыймын.

      Минең бәхет тора синнән, җаным,

      Синең бәхет минем кулымда.

      Саклыйк күңелнең саф хисләрен

      Тормышның катмарлы юлында.

      Бәхет алмам

      Мин эзләдем сине еллар аша,

      Меңнәр арасыннан эзләдем.

      Сине табарыма, бәхет алмам,

      Өметемне һич тә өзмәдем.

      Кушымта:

      Йөрәгемнең уртасында,

      Бәхет алмам син икән.

      Син булганда яннарымда

      Иң бәхетле мин икән.

      Мин эзләдем синең күзләреңне

      Йолдызлары янган күкләрдән.

      Сине эзләп күпме диңгез кичтем,

      Юл калмады минем үтмәгән.

      Эзләп таптым бәхет алмасын мин,

      Өзеп алдым аны сак кына.

      Кулларымда гына йөретермен,

      Һич бирмәмен сине ятларга.

      Бәхетемә төшкән өлешем

      Кайтып киләм йортыбызга,

      Тартып торган нуры бар.

      Анда гына яңгыраган

      Тик без белгән җыры бар.

      Син – тормышым кояшы,

      Килми сөеп туясы.

      Алтыным син, көмешем,

      Бәхетемә төшкән өлешем.

      Юлга чыксам, син уемда,

      Төнен төшкә керәсең.

      Син минем йөрәк тибешем,

      Килә көн дә күрәсем.

      Син булганга дөньям тулы,

      Каршы түгел киртәләр,

      Син булганда яннарымда

      Аяз булыр иртәләр.

      Очып кайтам оябызга-

      Без кабызган уты бар.

      Бер кайда да кабатланмас

      Сөю