Ак карларда ак розалар. Светлана Ханифовна Шарипова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Светлана Ханифовна Шарипова
Издательство: Автор
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2024
isbn:
Скачать книгу
mpty-line/>

      Ак карларда ак розалар

      Кемнәрнеңдер ялгышлары,

      Кемнәрнеңдер сагышлары.

      Ак карларда ак розалар

      Терелмәсләр хәзер кабат.

      Розаларсыз гына ярат.

      Ал чәчәкләр

      Һәр ел саен гел бер көнне

      Ал чәчәк сатып алам.

      Беренче тапкыр килгәндәй

      Талпынып сиңа барам.

      Кушымта:

      Ал чәчәкләр, ал чәчәкләр

      Сиңа туган көнеңдә.

      Бәхетең елмаеп торсын

      Сиңа гомер-гомергә.

      Ал чәчәкләр бик килешә

      Алсуланган йөзеңә

      Чәчәкләрдән гүзәл(е)рәк

      Һәрвакыт син үзең дә.

      Бүген синең туган көнең.

      Бүләк итәм ал чәчәк.

      Чәчәкләрдәй сулма һич,

      Сәләмәт бул, мең яшә.

      Балачак дусларыма

      Төрле якларга ташлады тормыш,

      Мәктәп ишекләре ябылгач.

      Онытмадык балачак дусларын,

      Үсеп яңалары табылгач.

      Кушымта :

      Балачак дусларым гомер буе истә,

      Нәни чагым кебек хәтердә.

      Балачак дусларым, югалмагыз, зинһар,

      Сез кадерле миңа хәзер дә.

      Гомер үтә җитез атлар кебек

      Җилеп кенә, кара өлгереп.

      Үкенечле, тормыш арбасыннан

      Дуслар кала бара түгелеп.

      Ак тасмалы кызлар ана булган,

      Абзый булган шаян малайлар.

      Узган гомер, балачак дусларым,

      Без очрашсак кабат яңара.

      Балачак, ашыкма

      Ярсу елга буйлап,

      Колынчактай уйнап,

      Үтеп китеп бара

      Минем балачагым.

      Ашыкма үтәргә,

      Кайтмаска китәргә.

      Гамьсез сабый кайчан

      Була алам тагын?

      Кушымта:

      Балачак, балачак, ашыкма,

      Туктап тор әле син чак кына!

      Туймадым әле мин уйнап та,

      Үтәсең – бирмисең уйлап та.

      Җитми кала вакыт

      Шаярып уйнарга,

      Өлкәнәйгәч кирәк

      Бик җитди уйларга.

      Балачак- шат чагым,

      Тукта син, китмәле.

      Кире кайтмассың бит-

      Шулай тиз үтмәле!

      Бер сөйләшеп, әнкәй, утырыйкчы

      Бер сөйләшеп, әнкәй, утырыйкчы,

      Мәшәкате бетмәс дөньяның.

      Серле бер чишмәнең акканыдай

      Тавышыңны тыңлап туймамын

      Бер сөйләшеп, әнкәй, утырыйкчы,

      Күрешәбез никтер бик сирәк.

      Оныттылар балаларым димә-

      Һәрчак безгә, әнкәй, син кирәк.

      Язгы ташкын кебек гөрли-гөрли

      Үтә гомер, көннәр-еллары.

      Гомер үтә, үткән саен тәмам

      Нечкәләнә күңел кыллары.

      Үскән саен безнең дә балалар,

      Сагындыра ныг(ы)рак әнкәйләр.

      Далалардан бала күңелләре

      Урап кайта икән әнкәйгә.

      Бер сөйләшеп, әнкәй, утырыйкчы,

      Күрешәбез никтер бик сирәк.

      Оныттылар балаларым димә-

      Һәрчак безгә, әнкәй, син кирәк.

      Бианам

      Назлап – сөеп минем өчен

      Үстергәнсең улыңны.

      Саклагансың, яклагансың

      Җилләрдән күз нурыңны.

      Каенанам, бианам,

      Син – әнкәм, мин – кыз балаң,

      Яшәр өчен үрнәк, көчне,

      Бианам, синнән алам.

      Бала бавыр ите икән,

      Хәзер мин моны беләм.

      Киңәш – фатихалар сорап,

      Бианам, сиңа киләм.

      Рәхмәт сиңа, кайнанам,

      Хәләлем – улың өчен.

      Ходай сиңа сәләмәтлек,

      Шатлыклы гомер бирсен.

      Каенанам, бианам,

      Син – әнкәм, мин – кыз балаң,

      Яшәр өчен үрнәк, көчне,

      Бианам, синнән алам.

      Бер чибәр татар кызы

      Болындагы чәчәкләрдәй

      Күпме бар гүзәл кызлар.

      Елмайса, башың әйләнер,

      Көндез