Колшәриф – рухани, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе генә түгел, Казан ханлыгының күренекле шагыйре дә. Аның дини-суфичыл рухлы, сәнгати камил шигырьләре болай да, «Бакырган китабы» дип исемләнгән җыентык аша да укучыларга яхшы мәгълүм. Бу зат илнең иминлеген саклауга зур өлеш кертә, ахыр чиктә үз Ватаны – Казан мәмләкәте белән бер үк вакытта һәлак та була. Шәрифинең (Шәриф Хаҗитархани. Аны кайберәүләр Колшәриф белән дә тиңлиләр) «Зафәрнамәи вилаяти Казан» исемле әдәби-тарихи характердагы язмасы (1550) Казан мәмләкәте, аның бәйсезлек өчен көрәше хакында бай мәгълүмат бирә. Әсәр Явыз Иван баскынчыларына каршы нәфрәт рухы белән сугарылган. Бу язмада Казан шәһәре турында тирән мәгънәле шигъри юллар да урнаштырылган.
Мөхәммәдьяр Мәхмүд Хаҗи углы (1497–1549) – Казан ханлыгы чорының иң күренекле шагыйре. Аның хәзергәчә ике поэмасы («Төхфәи мәрдан», 1540; «Нуры содур», 1542) һәм «Нәсыйхәт» исемле символик эчтәлекле шигыре билгеле [6]. Алар әхлакый-иҗтимагый характерда. Поэмалары тартмалы композицион жанрда, ягъни чагыштырмача мөстәкыйль хикәят-сюжетлар, композицион берәмлекләр тупланмасыннан гыйбарәт. Автор шигъри юллар ярдәмендә инсаннарны пакьләргә, гөнаһларыннан арындырырга, җәмгыятьтә чын инсани мөнәсәбәтләр корырга омтыла. Урта гасырның күп кенә башка әдипләре кебек, Мөхәммәдьяр да шигъри сүзнең көч-кодрәтенә ышана, аңа зур өметләр баглый. Аның фикеренчә, тел – «тылсым ачкычы», адәмнең бөтен гамәле телгә, сүзгә бәйле [6:205–206]. «Сүзләмәкдә сән йөземне ак кыл, – / Сүзләремне ил күңлигә йомшак кыл» [6:41] – бу юллар шагыйрь иҗатының кыйбласы, асыл максаты.
Совет чорында Идел буе һәм Кырым татарлары, аларның әдәбияты, ничектер, ясалма рәвештә еш кына аерым каралды. Ә бит бу кавемнәр бер-берсе белән бик тә тыгыз бәйләнешле. Алтын Урда чорында алар бер үк дәүләт составында яшиләр, телләре, килеп чыгышлары, сүз сәнгатьләре уртак. Мондый гомумилек татар ханлыклары чорында да дәвам итә. Әмма XVI йөздән, аеруча Казан, Әстерхан ханлыклары бетерелгәч, Кырым мәмләкәтенә Госманлы дәүләтенең йогынтысы