Әдәби барыш, – кагыйдә буларак, чагыштырмача дәвамлы, бердәм процесс. Әмма иҗтимагый-социаль шартларга, эчке һәм тышкы факторларга нисбәтән, ул билгеле бер сыйфади үзгәрешләр, үсеш баскычлары кичерә. «Котадгу белек» төрки әдәбияты тарихында яңа бер этапны – Урта гасыр дип йөртелгән дәверне башлап җибәрә. Кайвакыт аның тәүге 100–150 еллык чорын Урта гасырның беренче баскычы («раннее Средневековье») дип тә атыйлар [3:12, 23]. Ә инде XIII йөздә, төгәлрәге Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233) әсәреннән төрки-татар сүз сәнгатенең чын мәгънәсендәге Урта гасыр чоры башлана. Моңа кадәрге әдәбиятны, гадәттә, төрки кавемнәрнең уртак мирасы дип йөртү кабул ителгән. Ул соңрак үсеп китәчәк милли төрки әдәбиятларның нигезен, төп чыганагын тәшкил итә. Әмма билгеле бер этник, төбәк аерымлыклары инде XII–XIII йөзләргә кадәр үк тә күзәтелә. Мәсәлән, «Котадгу белек»тә уйгур кавеменең, Караханилар мәмләкәтенең йогынтысы сизелә. Ә инде Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани шигырьләрендә Урта Азия төркиләренең теле, яшәү рәвеше, табигате, мифологиясе билгеле бер эз калдыра. Кызганыч ки, борынгы хәзәр, бәҗәнәк, кимәк кавемнәренә мөнәсәбәтле язма әдәби истәлекләр сакланмаган. Бәлкем, аларда бу кабиләләрнең аерым сыйфатлары да гәүдәләнеш тапкан булгандыр?!
XII–XIII йөзләрдә төрки дөньяның Урта Азия, Идел-йорт, Кавказ арты, Себер-Алтай төбәкләрендә билгеле бер этник, иҗтимагый-мәдәни үзенчәлекләр ныграк оеша башлый. Карахани, Сәлҗүк, Болгар, Кимәк-кыпчак дәүләти берләшмәләр бу процесска уңай йогынты ясый.
Мәгълүм ки, Чыңгыз хан һәм аның варислары тарафыннан Евразиядә үткәрелгән масштаблы сәясәт аеруча төрки дөньяда тирән үзгәрешләр китереп чыгарды. Җучи, Чыгытай улуслары төзелү, Госманлы мәмләкәте оешу, Тимериләр дәүләте барлыкка килү этник, иҗтимагый, мәдәни барышка да шактый гына эзен салды. Кече Азиядә Шәйяд Хәмзә (XIII йөзнең икенче яртысы), Йуныс Әмрә (1250–1320), Солтан Вәләд (1226–1326), Гашыйк Паша (1271–1332) иҗатларында әкренләп төрек-госманлы сүз сәнгате оеша башлый. Алга таба бу традиция Әхмәди (1334–1413), Шәйхи (1371–1431), Мөхәммәд Чәләби (1358–1451) һ. б. авторлар тарафыннан дәвам иттерелә.
Дөрбәк һәм Хәйдәр Харәзми (XIV йөзнең икенче яртысы – XV гасыр башы), Лотфый (1366–1465), аеруча Нәваи (1441–1501) тырышлыгы нәтиҗәсендә Урта Азиядә төрки-үзбәк әдәбияты шәкелләшә һәм ныклап үсеп китә. Төрки-азәрбайҗан сүз сәнгате үзенең оешып китүендә шактый дәрәҗәдә Нәсими (1369–1417), Физули (1494–1556) эшчәнлекләренә бурычлы.
Әмма төрки кавемнәр, аларның әдәбиятлары билгеле бер дәрәҗәдә этник шәкелләшү, оешу юнәлешен алгач та, үзара керешүләр, гомуми уртаклыклар дәвам итә. Мәсәлән, Алтын Урда җирлегендә яшәгән һәм иҗат иткән Рабгузый, Харәзми, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре һәм үзбәк, һәм татар әдәбияты кысаларында карала. Этник чыгышы ягыннан Әстерхан татарлары («нугайлары») белән бәйләнешле мәшһүр Суфи Аллаһияр (1616–1713) Урта Азия һәм Идел-йорт төркиләренең уртак шагыйре хисаплана. Аның «Морадел-гарифин», «Сөбател-гаҗизин» поэмалары берничә буын татар зыялыларының