Бөгелмәдә 1994 елдан бирле татар гимназиясе эшли. Һ. Атласи исемен йөрткән бу уку йортында аңа багышланган музей да бар. 2004 елдан Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә Һ. Атласи исемендәге музей-китапханә эшли. Журналист, чын милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт инициативасы белән оештырылган бу мәгърифәти-мәдәни учакта олуг галим эшчәнлегенә һәм, гомумән, татар яшәешенә мөнәсәбәтле күпсанлы, гаҗәеп кызыклы мәгълүматлар тупланган [8].
Һади Атласи эшчәнлегендә башка халыклар, бигрәк тә төрки кавемнәр турында факт-мәгълүматлар да шактый. Аның тарихи хезмәтләре урыс, төрек һәм кайбер башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек.
1. Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык / фән. мөх. М. Госманов; төз.-авт.: Р. Миңнуллин, А. Мөхәммәтдинова, И. Һадиев. – Казан : Җыен, 2007. – 400 б.
2. Миңнегулов Х. Без – «бер Ана-йортның балалары» (Татарстанда Төркиядәге милләттәшләребезне өйрәнүнең торышы (Курат һ. б.) // Иҗади гамәлле шәхесләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 139–156 б.
3. Prof Akdes Himet Kurat. Kazan türklerinin Taninmiş tarihçi вe milliyetçilerinden Hadi Atlaz // Kazan. – 1975. – № 16. – 1–6 s.
4. Мекемтас Мырзахметулы. Тайны русификации казахов. – Алматы : «Каpзuгүрт» басnасы, 2015. – 344 с.
5. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр : 2 томда / фән. мөх. М. Госманов; төз. : И. Гыймадиев, Л. Гобәйдуллин, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. – Казан : Җыен, 2010. – 2 т. – 352 б.
6. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр : 2 томда / фән. мөх. М. Госманов; төз.: И. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. – Казан : Җыен, 2009. – 1 т. – 560 б.
7. Ахтямов Р. Сонеты. – Казань, 2014. – 297 с.
8. Һади Атласи исемендәге музей-китапханә йорты : Альбом. – «Татнефть» типографиясе, 2007. – 23 б.
I. 6. Исхакый һәм Тукай
Бу ике мәшһүр зат – меңьеллык тарихы, меңәрләгән әдипләре булган татар әдәбиятының, мөгаен, иң күренекле вәкилләредер. Мәгълүм ки, сүз сәнгатенең төп вазифасы – халыкка хезмәт итү, адәм балаларын рухи һәм инсани яктан тәрбияләү, үстерү. Һәм Исхакый, һәм Тукай – әдәбиятның бу бөек бурычын тирәнтен аңлап эш итүнең, милләт бәхете өчен гомер буе көрәшүнең иң күркәм, иң җанлы мисаллары.
…Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын…
«Үз-үземә» шигыреннән алынган бу юллар – һәр ике каләм әһеленең иҗат, яшәеш шигаре.
XIX йөзнең соңгы чирегендә дөньяга килгән Исхакый һәм Тукай – боларның һәр икесе дә авылдан (берсе – Чистай төбәгеннән, икенчесе – Казан артыннан), мулла гаиләсеннән; һәр икесе дә татар мәдрәсәсендә белем ала. Урысча укып йөрүләре дә мәгълүм. Аларны тәрбияләүдә авыл гына түгел, шәһәр дә зур роль уйный. Һәм Исхакый, һәм Тукай татар вакытлы матбугатының тууында һәм үсүендә турыдан-туры актив катнаша; алар – «коеп куйган саф» әдип, шагыйрь генә түгел, ялкынлы публицист, тәнкыйтьче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Бу мөхтәрәм