яшәешен, кылган гамәлләрен тикшерә, күп гасырлар буе дәүләт тоткан татар кавеменең ничек тоткынлык упкынына килүен, дәүләтчелектән мәхрүм булуын яктырта. Бердәмлек җитмәү, үзара ыгы-зыгы, байлыкка кызыгу, хөкемдарларның җавапсызлыгы, сатылу, ваемсызлык – моның төп сәбәпләре. «Казан биләренең күбесе, – дип яза автор, – йорт өчен файдалы эш кылырга булдыра алмасалар да, аның зарарына байтак эш кылырга хәлләреннән килә иде. Боларда изге тойгылар булмаганлыгы сәбәпле, алар өчен йорт сату шалкан ашау кебек җиңел иде. Болар ил файдасын күзәтмиләр. Йорт өчен кайгырмыйлар, шуңа күрә үзләренең шәхси файдалары өчен ханлыкны корбан итүдән тартынмыйлар иде. Бер нәрсә өчен ханга күңелләре калса, урыс князьләренә хәбәр җибәрәләр» [6:411–412]. «Казан ханлыгы» китабының авторы аеруча нугай мирзаларының эш-гамәлләрен кискен тәнкыйтьли. 1549 елның көзендә, мәсәлән, «Исмәгыйль, Белек-Булат, Арслан (Нугай иленең мирзалары. – Х. М.) Иванга ярлык язып, үзләренең Казан йортына яу булдыкларын, тиздән Казан өстенә йөреячәкләрен аңлаттылар. Исмәгыйль үзенең ярлыгында: «Яу булгач, Казанны тар-мар итәбез, син дә яу чапсаң иде…» – дигән. «Кара төлке бүреге сорыймын!» дип, Иваннан бүрек сораган иде» [6:437–438]. (Ә бит Казан һәм Нугай мәмләкәтләре – бер үк татар халкының илләре. Бу мирзалар – Казан ханбикәсе Сөенбикәнең туганнары. Шунысы да мәгълүм булсын: бу чорда Нугай ханлыгы – беренче чакыруда ук кимендә 100 мең атлы гаскәр куя алырлык мәмләкәт. Шулай шул: дөньяның сәламәт баш аңлый алмаган «тәкый гаҗәп» хәлләре бар.)
Һ. Атласиның тарихи хезмәтләрендә, аеруча хәзерге фән югарылыгыннан караганда, аерым кимчелекләр, төгәлсезлекләр дә, субъектив моментлар да бардыр. Аларның кайберләрен заманында (төгәлрәге 1914 елда) Зәки Вәлиди дә күрсәтеп чыккан иде [1:49–59]. Әмма ничек кенә булмасын, Һ. Атласи татар тарихын өйрәнүгә үзеннән гаять зур өлеш кертте, халкыбыз яшәешенең аеруча катлаулы, фаҗигале дәверен шактый тулы рәвештә күз алдына китереп бастырды. Аның хезмәтләре, бер яктан, милләтебезнең үзаңын үстерүгә зур йогынты ясаса, икенче яктан, үзеннән соңгы татар тарихын язучыларга тәэсир итте. Без моны М. Худяков, А. Халиков, Р. Фәхретдинов, С. Алишев һәм кайбер башка галимнәрнең хезмәтләрендә ачык күрәбез.
* * * Һ. Атласиның совет чорындагы тормышы, эшчәнлеге фаҗигале һәм гыйбрәтле язмышы соңгы дәвер галимнәренең, аеруча М. Госманов, Б. Солтанбәков, И. Таһиров, А. Мөхәммәтдинова, А. Литвин язмаларында шактый тулы яктыртылган. Шуңа күрә биредә без аның бу чордагы гомер юлына бик кыскача гына тукталып китәбез.
1917 елгы инкыйлаблар чоры, аннан соңгы гражданнар сугышы еллары – ил тормышының гына түгел, Һ. Атласиның да катлаулы, каршылыклы гомер сәхифәләре. 1917 елның февралендә ул гаиләсе белән Бөгелмәгә күченеп килә, өяз һәм аның башкаласының иҗтимагый-сәяси, рухи тормышында актив катнаша. Шушы елларда ул Бөгелмә земство идарәсен җитәкли, укытучылар семинариясендә мөгаллимлек вазифаларын башкара. Мәгълүм ки, бу елларда Бөгелмә аклар – кызыллар көрәшенең мөһим бер учагына әверелә.