Шушы минутта ихтыярсыздан бүген төшенә кергән ут телле Аждаһа елан янә Нәфиснең күз алдына килде. Таудай чүмәлә оясын туздырып, вулкандай атылып чыккан Аждаһа аны, өстән торып, һаман да сагалый сыман. Кояш нурларында ялтырап-ялтырап киткән озын сыны бөгелә-сыгыла туглана. Ул кырыс, Тукбаевча яный. Җир өстендә күренмәгән озын койрыгы кайларга гына барып тоташмагандыр? Әйтерсең ул – җир хуҗасы, бар дөньяны колачлап, чолгап алырга җыенган да зәһәрен чәчеп золымлык кыла: «Син – корбан!.. Ха-ха-ха! Байтирәккә Тукбаевлар, минем кешеләр хуҗа!..»
Кем, кем син, Аждаһа? Вәкаләтең нидән гыйбарәт? Әллә син йоткан вак еланнарның берсе Тукбаевмы? Димәк, алар синең канат астында, син булганда, аңа да җил-яңгыр тимәячәк. Таянычы булгач, ул юкка гына «Власть она не победима!» дип оран салмый. Ә Нәфис, – аныңча, бер чебен! Ялгыш кына Байтирәк пәрәвезенә, аның үрмәкүч тозагына эләксәң, димәк, ул – Тукбаев, Ишкәевләр корбаны… Син алар белән чамалап эш ит!..
Нәфиснең бу сәер уйларына эчке «мин»е каршы төште: «Юк, син өркеп, куркып калма! Коллыкка юлдаш булу синең эш түгел. Акыл, сәләтеңне беркем дә тартып ала алмас. Намусың кушканча эш ит! Ишкәев, Тукбаевлар көен көйлим дип түбән төшмә. Мескен тычканнан явыз күсегә әверелгән карак-бандитлардан заман герое ясарга тырышма, ул синең йөзне, каләмеңне бизәми. Ни булса шул, үз кыйблаңны тот!..»
Үз-үзен рухландырган уйлары сиздермәстән аны дәртләндереп җибәрде, адымнарын кызулый төште. Шулай да бу халәте озакка бармады, күңелендә баш калкыткан икенче уйлары янә кәефен кырды. Тукбаев «мунчасы»ның суынып өлгермәгән таш кызуы, парландыра-парландыра, аны артыннан куамыни: «Кто не с нами, тот против нас!» Бу сүзләр аның теленә каян килеп керде икән? Белә микән ул бу гыйбарәне кем кулланганын? Без ни гомерләр фәрештә итеп күргән, исеменә ләббәйкә укыган Ленин сүзләре (әле аныкы гына булса) ни аңлатканын? Ул сүзләрдән вәхшилек, террорлык рухы аңкый. Димәк, Тукбаевча булмаса,