Өйгә кайткач, мин шулай да Тукай томнарын тагын бер мәртәбә актарып эзләндем. Карт бабайның сөйләгәннәре барысы да тарихи рамкага сыялармы? Фактлар яки хронология ялгышы юкмы? «Әсәрләр» нең 4 нче томында (1956 елгы басма) шагыйрьнең «Уральскида хөррият бәйрәме» дигән мәкаләсе бар. Гатиятулла бабайның (картның исеме Гатиятулла, фамилиясе Шәрәфиев) депутат турында сөйләгәне нәкъ шул мәкаләнең эчтәлеге белән туры килә. Сүз Дума члены В. В. Недоносков турында бара икән.
«Әсәрләр» дә бирелгән искәрмәләрдә Уральскидагы Мортаза Гобәйдуллин дигән бай да күрсәтелгән. Димәк, Гатиятулла бабайның сөйләгәннәре чынбарлыкка туры киләләр. Мин тик бер генә нәрсәне ачыклый алмадым – бабайның сөйләвенә караганда, аны үз кул астына сыендырган Кишет егете Хәкимҗан Тукай белән бик дус булган. Ул егет татарча бик күп укыган, өендә китаплары байтак булган. Тукай аның квартирына килеп йөргән. Габдулла Кариев та бу егет белән аралашкан. «Әсәрләр» нең 1 нче томында, 258 биттә «Теләнче» шигыренә карата Г. Кариев истәлеге бирелгән. Ул анда «Теләнче» инсценировкасы өчен «Тукаев бер Хәкимҗан исемле иптәшебезгә хәерче киемнәре киендереп, үзе шуңа хитабән «Теләнче» намь шигырен укыды, халык бик яратты, ләкин теге иптәшебезне берәр айга кадәр хәерче дип мыскыллап йөрделәр», – дип яза. Кем ул Хәкимҗан? Бәлки, шул Кишет егетедер? Бу мәсьәләне ачыклап булмады.
Гатиятулла бабайдан тыш, Тукайны яхшы белгән, аның киемнәрен теккән яңадан ике пенсионер тегүче бар икән. Алар да шул ук авылда яшиләр (Хәлил Хәбибуллин, Һидиятулла Хәйруллин). Икесе дә революциягә кадәр Казан байларында тегүчелектә булганнар. Хәлил Хәбибуллин Тукайга костюм, кепка тегеп биргән. Тукай белән күрше торган. Баштарак Иске Масра бае Әсәт Габидуллин йортында теккән (Суворов пивное каршында Сибиряков йорты дип аталган, хәзерге электростанция янында дип сөйли), соңыннан Урта Аты бае Шәмсетдиндә хезмәт иткән.