М. Мәһдиевнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булган, кабат-кабат әйләнеп кайтып өйрәнгән шәхесләр бар: Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, С. Сүнчәләй. Галим алар язмышына кат-кат мөрәҗәгать итә, ХХ йөз башы татар милли-мәдәни хәрәкәте хакында яңа фактлар, яңа сызыклар барлыкка килә. Әйтик, «Ерактан яңгыраган аваз» исемле күләмле язмада күренекле татар язучысы һәм галиме Гали Рәхимнең архив материалларына нигезләнеп тергезелгән тормыш юлы, әдәби иҗаты, этнография, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендәге гаять мөһим эшчәнлеге, фаҗигале язмышы бәян ителә. Күпме эзләнеп, хәтта галимнең туганнарын, аны белгән кешеләрне табып, бөртекләп җыйналган, М. Мәһдиевнең фәлсәфи-сызланулы бәясен алган язманы дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Бер яктан, татар зыялылары белән горурлану, икенче яктан, ил тормышындагы 1917 ел инкыйлабы алып килгән үзгәрешләрнең милли күтәрелешне дә, аны әзерләгән олы шәхесләрне дә юк итүе фаҗигасенә төшенеп үкенү дулкынындагы мондый материаллар, күрәсең, идеологик чикләүләр эчендә яшәгән совет галимнәрен куркыта. Мәкалә 1971 елда университетның фәнни җыентыгында чыгарга тиеш була, басылмый кала. М. Мәһдиевнең: «Безнең уебызча, инде бу галимне әдәбиятка һәм совет фәненә иткән файдалы хезмәте буенча бәяләргә вакыт җитте. Галим мирасының егерменче, утызынчы еллардан килгән авазы безне рухи байлыгыбызга карата игътибарлы булырга чакыра» дигән сүзләренә төшенергә иртә була әле. Бары тик советчыл идеологиянең җимерелүе генә, 1990 еллардан башлап, Гали Рәхимнең һәм башка «каһәрләнгән язмышлы» акыл ияләренең мирасын барлый башларга юл ачты. Ләкин тынгысыз М. Мәһдиевне татар фәнендәге битарафлык, әкренлек, мин-минлек борчудан туктамый, ул кабат-кабат мирас мәсьәләсен күтәрә: «Гали Рәхим бүген кемгә кирәк? Татар галимнәре бүген күбрәк үз исемнәрен күтәрү өчен чабулап, милләт кайгысын кайгыртабыз дип чит илләрдә йөгереп йөргәндә, Гали Рәхимнәр, Җамал Вәлидиләр, Газиз Гобәйдуллин, Фатих Кәримиләр… һ. б. шәхесләр кемгә кирәк? (…) Болай яшәсәк, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллиннар язмышы көтә безне». Ни кызганыч, без бүген бу сүзләрнең хакыйкать булуын танырга мәҗбүрбез…
Әлбәттә, совет чорында әзерләнгән фәнни хезмәтләрнең басмадан алынуы тыелган темаларга кагылырга мөмкин галимнәрне дә, нәшрият, журналлар җитәкчеләрен дә һәрдаим эчке цензура кысаларында тотуы аңлашыла. Китаптагы ХХ гасыр башы татар мәдәнияте, андагы шәхесләр хакындагы кызыклы, бай материаллар белән танышканда, мин, 1980 еллар башында гаҗәеп мавыктыргыч сөйли белүче оста лектор Мөхәммәт ага Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихы, татар әдәби тәнкыйте тарихы буенча лекцияләр курслары тыңлаган студент буларак, хәтеремдә ул сөйләгәннәрне тергезеп бардым. Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Н. Думави, Ф. Әмирханнар турында язылганнарның күбесен аның