1926 елда Казан университеты профессоры математик Васильев университет архивыннан татарча газета чыгару проекты буенча язмалар таба. Гыйльми үзәк һәм «Безнең юл» редакциясе бу язмалар белән танышуны Г. Рәхимгә тапшыра. Эзләнү, өйрәнү нәтиҗәсендә, Г. Рәхим моңарчы фәндә билгеле булмаган бик күп материал туплый. Арадан иң кызыклысы – университет студенты Маркел Никольскийның проекты буенча ведомстволарның язышулары[105]. Г. Рәхимнең бу тикшеренүендә XIX йөз культура тарихы буенча искиткеч кызыклы материаллар тулып ята. Г. Рәхимнең бу турыда җыйган материалларына караганда, Никольский проекты тирәсендәге бәхәсле язышулар XIX йөздә татар иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып торалар.
Соңгы елларда татар телендә Пугачёв указларын, хитабнамәләрен өйрәнү эше җайга салынып бара. Заманында татарлар арасында Пугачёв хәрәкәте белән профессор Г. Гобәйдуллин кызыксынган иде. Әлеге мәсьәләдә Г. Рәхимнең дә өлеше бар: ул татар телендә Пугачёв указларын өйрәнә һәм бу турыда матбугатта чыгара[106]. Аның 1878 елгы татар крестьяннары восстаниесе турындагы хезмәте дә – тарихчылар өчен зур хәзинә. Бу хезмәтнең бөтен кыйммәте шунда ки, Г. Рәхим, 1927 елда Олы Мәңгәр авылына барып, бу восстаниедә катнашкан бердәнбер исән кешедән сөйләтеп кала. Бу кеше (Шаһиәхмәт Мөхәммәдиев) үзенең көндәлек вакыйгалар язып барган кулъязмасын Г. Рәхимгә бирә. Ш. Мөхәммәдиев аңа граф Скарятинның авылга килүен һәм татар картларын үз кулы белән җәзалавын бик тәфсилләп сөйләп бирә[107]. Моннан тыш, Г. Рәхим 1927 елда Кышкар авылында татар кулъязмаларыннан «Җамигъ әт-тәварих» ның бер өзеген, Олы Мәңгәр авылында «Дастаны Чыңгыз хан вә Аксак Тимер» нең бер кулъязмасын таба[108]. Тарихка тагы да эчкәрәк кереп, Г. Рәхим археологиягә әһәмият бирү кирәклеген кайнар рәвештә яклап чыга. Чыпчык, Ашытбаш, Әйшә, Мәңгәр, Байлар Орысы кебек авыллардагы каберлекләрне өйрәнүне оештыручылардан берсе була.
Утызынчы елларда, кайбер «новатор» лар үткән заманга борылып карауны гаеп иткән чорда, Г. Рәхим болай дип яза: «Иҗтимагый формацияләр тарихын өйрәнгәндә, ерак гасырларга мөнәсәбәттә нәкъ менә археология материал һәм документаль нигез бирә. Моның белән археология бу өлкәдәге идеалистик карашларның җимерелүенә һәм бөтен фәннәр арасында иң марксистик булган социология фәненә материалистик-марксистик карашның ныгуына ярдәм итә. Шулай булгач, сүз археология фәне гомумән кирәкме яки юкмы икәнлеге турында бармый, ә бары тик аның мәгълүматларын нинди максатларда файдалану, аңа нинди караштан чыгып якын килү турында гына бара ала. Ул вакытта археология фәне социалистик төзелеш эшенә «чит» кенә түгел, бәлки аның ярдәмчесенә әйләнә»[109] (русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).
Татар халкын коточкыч рәвештә эксплуатацияләүгә сәбәпче булган лашман хезмәте турындагы тикшеренүе белән дә Г. Рәхим үзен тирән белемле, киң карашлы тарихчы итеп күрсәтте