Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
билгеле бер иҗтимагый катлауга бәйләнмәгән шәхес итеп саный.

Дөньядан туйган романтик шәхес Г. Рәхимнең «Идел» хикәясендә дә күренде. Үзенең иҗатында уналтынчы елларда ук инде иске кануннардан, реаль дөньяның ямьсезлекләреннән риза булмаучылык тенденциясен алга сөргән язучы бу традицияне революциядән соң да дәвам итте. «Идел» язучының шул чорда гына кичергән уй-фикерләр җыелмасы түгел. Бу – аны гомер буе борчыган мәсьәләгә (җәмгыятьтә шәхеснең урыны мәсьәләсенә) үзенчәлекле караш. «Идел» әдәбият дөньясында күп тиргәлде. Г. Рәхимнең бу әсәре «иске милли язучының белә торып кирле-мырлы язуы»[72] дип бәяләнде. Хикәя Г. Нигъмәти тарафыннан да каты тәнкыйтькә очрады[73]. С. Җәлал «Идел» хикәясенең әдәби яктан шактый матур эшләнгәнлеген әйтте. «Бу иптәштә, – дип язды ул Г. Рәхим турында, – яхшы гына бер әдәби зәвык, көчле матур тел, өслүб вә шулар өстенә җитди бер тырышлык булса кирәк». Ләкин С. Җәлал шул ук вакытта әсәрнең бераз төчерәк тонда һәм реализмнан ерак икәнлеген дә әйтте. «Дөнья дигәннәре ул коры гыйшык җырлары белән мәхәббәт җырларыннан гына гыйбарәт түгел»[74], – диде тәнкыйтьче.

Әсәрнең төп герое – журналист Ильяс – шәһәр, тормыш шау-шуыннан туеп, ялгызлыкка омтыла. Ул дачада тора башлый, табигать эченә чума, рухи гармониягә ирешә. Ләкин бераздан морза кызы Рабига һәм аның сеңлесе Әминә белән таныша. Рабига белән алар арасында роман башлана, һәм шәхес ирегенә шуның белән нокта куела. Бераздан Ильяс яшь кыз Әминә артыннан йөри башлый һәм Рабиганы газаплаудан ләззәтләнә. Бу инде бераз гына Печоринны хәтерләтә. Ләкин Печорин ихтыяр көче булган усал шәхес. Ильяс исә – меланхолик. Аның ихтыяр көче бик зәгыйфь. Менә дачалар бушап кала, империалистик сугыш кабына. Ильяста шәхес бунты башлана. Ул әдәбиятның, мәхәббәтнең тормыштагы роле турында уйлана. Патша хөкүмәтенең халыкны мәгънәсез сугышка кууына ул рухи протест белдерә. Анда җирне, аның тормышын кызгану хисләре уяна. Кыскасы, Ильяс – Октябрь революциясе алдыннан татар әдәбиятында очраган күп геройларның берсе. Ул яктан караганда, мондый романтик әсәрнең дөньяга чыгуы – бик табигый хәл. Ләкин әсәр, инде революция булып, илебез эчендә сыйнфый көрәш барган чорда дөньяга чыкты. Бу чор татар әдәбиятының нигезләрен Г. Ибраһимов болай билгеләгән иде: «Хезмәт, көрәш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре – боларның (әдәби әсәрләрнең. – М. М.) икътисади тамырлары». Шуңа күрә Г. Ибраһимов та Ильясны «череп таркалган бер буржуаз интеллигент»[75] дип бәяләде.

«Идел» әсәренең ничек итеп дөньяга чыгуы турында сорау туарга мөмкин. 1921–1922 елгы ачлык вакытында татар совет язучылары Г. Ибраһимов җитәкчелегендә ачларга ярдәм йөзеннән әдәби «Ярдәм мәҗмугалары» чыгаралар. Бу мәҗмугага катнашырга матбугатта чакырулар басыла, һәрбер намуслы язучыны үзенең яңа әсәрләрен мәҗмугада гонорарсыз бастырып катнашырга өндиләр. 1921 елгы әдәбиятка хисап биргәндә, Г. Ибраһимов кайбер иске язучыларның хәзерге әдәби процесстан читтә калуларын күрсәткән һәм алар арасында Г. Рәхимне дә телгә алган иде[76]. Озак та үтми, «Яшен» мәҗмугасының беренче кисәге дөньяга чыга,

72

Толымбайский Г. Китапларны ничек нәшер итмәскә? // Татарстан. – 1923. – № 205.

73

Нигъмәти Г. Октябрь һәм әдәбият // Кызыл Шәрекъ. – 1922. – № 1.

74

Җәлал С. «Ярдәм» мәҗмугасы // Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 30.

75

Ибраһимов Г. Татар әдәбияты // Татарстан. – 1924. – № 1.

76

Ибраһимов Г. Татар әдәбияты // Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 31.