Автор: | Мухаммет Магдеев |
Издательство: | Татарское книжное издательство |
Серия: | |
Жанр произведения: | |
Год издания: | 0 |
isbn: | 978-5-298-02794-6 |
Г. Нигъмәти кебек күренекле тәнкыйтьчеләр, татар совет әдәбиятындагы яңа әсәрләр турында сүз алып барганда, ул әсәрләрне бервакытта да татар әдәбияты әсәре генә итеп карамадылар. Алар өчен һәрбер әсәр бөтен совет әдәбиятының бер кисәге иде. Тәнкыйтьче буларак, Г. Кутуй да менә шул принциптан чыгып эш итте. Ул тәҗрибәсез яшь язучыларны бөек рус әдәбиятын, Көнбатыш классикасын туктаусыз өйрәнергә чакырды. Кулына яңа гына каләм алган яшьләргә ул язучылык эшенең гаять зур белем, эрудиция таләп иткәнлеген һәрвакыт әйтә килде. Егерменче елларның урталарында эшче-крестьян яшьләре массовый төстә әдәбиятка омтылдылар, шигырь, хикәяләр язуда беренче адымнарын ясадылар. Ләкин аларның күбесендә әле гомуми белем җитмәү, тормышны белмәү, дөнья әдәбияты белән таныш булмау сизелеп тора иде. Г. Кутуй аларны тәрбияләргә, аларга вакытында ярдәм күрсәтергә, яшь талантларны үстерергә кирәклек мәсьәләсен күтәреп чыкты. «Талантлар, – диде ул, – күктән төшмиләр. Аларны тормыш чыгара. Ләкин үзенә эш, өйрәнү кырын тапмыйча, әдәбиятка кермичә сүнеп китүче талантлар да аз түгел… Тормышка үткен рәвештә сәяси, әдәби күз сала белү, аны тыңлый белү язучының әдәби тәрбиясен, белемен сорый» (Кызыл Татарстан. – 1925. – № 192). Буш сүзләр, мәгънәсез шапырынуларга каршы чыгып, ул язучыларны тормышны өйрәнергә, рус әдәбиятының казанышларын үзләштерергә чакырды. «Үз казаныңда гына кайнап булмый» – Кутуйның тәнкыйть мәкаләләрендә әнә шундый сүзләр бар. «Язучы укучыны тәрбияләргә тиеш. Димәк, ул инде укучыдан бик нык өстен булырга тиеш. Мин, – ди Кутуй, – Шекспир, Толстой, Лермонтовларны үземнең миемнән кичердем». Тукай иҗатындагы халыкчанлык мотивларын да Кутуй рус әдәбиятының уңай йогынтысына бәйле рәвештә карый. Тукайның рус телен һәм рус әдәбиятын өйрәнүе, ди ул, аны гарәпчелектән арындырды, гаммәчелеккә тартты (Безнең юл. – 1928. – № 3–4). Шул ук вакытта Кутуй язучылык эшенең кабинет эше түгеллегенә кат-кат басым ясады. Кутуй язучыларны яңа тормыш эчендә кайнарга, тормышны өйрәнергә, әдәби образларны массалар арасыннан эзләргә өндәде, «Газета редакцияләре язучыларны үз тирәләренә тупларга тиешләр» дигән фикерне яклады. Г. Кутуй татар совет әдәбиятының уңышлы адымнарын даими рәвештә популярлаштырып барды, яңа әсәрләргә җыйнак кына рецензияләр язды. 1925–1926 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында әдәбият-сәнгать турында язылган мәкаләләр белән иң күп катнашкан кеше Кутуй иде. Аның тәнкыйть мәкаләләрендә яшьләргә ярдәм кулы сузу, аларның уңышларына шатлану, аларны яңа әсәрләр язуга рухландыру күзгә ташлана. Ул яшь язучы Ф. Әсгать хикәяләренең сәнгатьчә оста эшләнгән булуын беренче буларак күрсәтте, шул ук вакытта әдәбиятта матурлык белән идея бердәмлеге өчен көрәшергә өндәде. Г. Толымбай, А. Шамовларның җыентыклары чыккач та, Кутуй аларның хикәяләрен яңа әдәбиятны тудыруда уңышлы адымнар дип бәяләде. Бер төркем тәнкыйтьчеләр тарафыннан Һ. Такташ «вак буржуа шагыйре» дип кире кагылган чорда, аның иҗаты турында язган мәкаләсендә Кутуй шагыйрьнең үрнәк итеп өйрәнерлек ягын – «телгә, тасвирга байлыгын» күрсәтте. Шагыйрьнең