Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Индус Тагиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03162-2
Скачать книгу
ысулдагы мәктәп-мәдрәсәләр ачып, тирә-күрше һәм тугандаш халыкларга йогынты ясый башлауларыннан курка. Шовинист миссионерларның берсе булган епископ Андрей 1908 елны П. А. Столыпинга язган хатында: «Мөселман-татарлар безнең күз алдыбызда, тыныч кына, ләкин бер туктаусыз Казан һәм бөтен Кама краен яулый баралар… Әгәр дә инородецларны татарлаштыру дәвам итсә, әгәр дә кыргызлар, башкортлар, нугайлар, вотяклар, өлешчә чувашлар һәм чирмешләр татар халкына ныклап сеңсәләр, бу Россиянең үзәгендә куркыныч дошман барлыкка килүенә китерәчәк, һәм ул, фетнәчел Кавказ белән бергә, русларга аларның иң авыр минутларында иксез-чиксез бәла китерергә мөмкин», – дип язган.

      Кара көчләр татарның наданлыкта, караңгылыкта гомер сөрүен аның башкаларны үз артыннан ияртердәй аңлы милләт булуына караганда өстенрәк күрәләр. Рус цивилизациясендәге аристократ татарга һәм инде бигрәк университет белеме алган татарга караганда «һичнинди рус белеменә дә ия булмаган татар күпкә яхшырак» дип язган миссионер Ильминский.

      Патша хөкүмәте һәм аны җитәкләгән Столыпин татарларга каршы бер-бер артлы катгый чаралар күрә башлыйлар. Бу чараларның нидән гыйбарәт икәнлеге 1910  елны оештырылган Махсус Киңәшмә («Особое Совещание по выработке мер для противодействия татаро-мусульманскому влиянию в Приволжском крае в 1910  году и преобразовании Оренбургского духовного собрания») материалларында ачык чагылган.

      Бу Киңәшмә карары татарларның уянуыннан, аларның үз тирәсенә тугандаш халыкларны туплавыннан курку хисләре белән сугарылган. Билгеләнгән чаралар Беренче рус революциясенең милләтләргә ясаган уңай йогынтысын юкка чыгаруга юнәлтелгән. Һәм алар ныклап тормышка да ашырыла башлыйлар. 26 кешедән торган күренекле исламчылар исемлеге төзелә, милли активистларга каршы суд һәм административ эшләр ачыла. Газета-журналларга, китапларга карата каты цензура урнаштырыла, күренекле шәхесләр төрмәләргә ябыла, яшәгән урыннарыннан сөрелә.

      Ләкин тернәкләнеп килгән татар корабы җил-давылларга бирешмәслек көчкә әверелеп килә. Шуны батыру максатыннан, 1914 елда янә бер «Особое Совещание по мусульманским делам» уздырыла. Анда мөселманнарга, бигрәк тә татарга каршы тагын да кискенрәк чаралар билгеләнә.

      Менә ул шушы документның кайбер юллары: «Одним из доказательств подъёма национального чувства у казанских татар служит многочисленность появляющихся за последнее время трудов татарских авторов, посвящённых разработке истории края – истории Казанского царства, татарской национальности и т. п.» Документтагы түбәндәге сүзләр дә игътибарга лаек: «Красной нитью проходит через все сочинения подобного рода мысль, что татары являются исконными насельниками края, почему им должно принадлежать право обладания таковым… Наряду с этим в татарских учебниках по русской истории невольно обращает на себя внимание тенденциозный подбор исторических данных, восхваление мужества татар, указания на превосходство татар над русскими, татарских ханов над русскими князьями, и паралелльно с этим умаление добрых качеств последних по сравнению с татарскими властителями»[16].

      Сүз күп


<p>16</p>

Особое Совещание по мусульманским делам 1914 года // Татарстан. – 1992. – № 9/10.