Монда мине кызыксындырган тагын бер нәрсә бар. «Тәфтиләү»не татар полковнигы Тәфкилевнең башкорт восстаниесен бастыруына багышланган җыр диләр. Әлбәттә, андый җыр бар. Тик менә баштарак ул Тәфкилевнең нәкъ «Нәникәйҗан» кебек үк гашыйк булып, бәхетсез мәхәббәт кичергән үз кызына багышланган җыр була.
Бөек Тукай милли моңны, көйне турыдан-туры тарихка бәйләгән. Ул татар моңының халык язмышы чагылышы икәнлеген күзаллаган. Музыка белгече Земфира Сәйдәшева, үзенә кадәрге тикшеренүчеләргә таянып, юкка гына: «Без әле һаман да Тукай бәяләмәсе биеклегендә яшибез», – дип язмагандыр[13].
Минем Урал арты мәсьәләләренә озаклап тукталуымны шушы тамырларыбызны инкяр итү дип карау ялгыш булыр иде. Безнең өчен алар ифрат әһәмиятле. Бервакыт минем «Кара-каршы» программасындагы кайбер тапшыруларымны караганнан соң, бер милләттәшебез монголлар безнең болгар бабаларыбызны үтергәннәр, Болгарны тар-мар иткәннәр, нигә шулай булгач, сез татар-монгол тарихын шулкадәр күп яктыртасыз дип үпкә белдергән иде. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Әмма тарихыбызның зур бер чоры татар-монгол мөнәсәбәтләрен колачлый, аны сызып ташлап булмый. Булган тарихны үзгәртү мөмкин түгел. Минем максат аны тик дөрес итеп күрсәтергә тырышудан гыйбарәт.
Әйе, Болгар чоры – тарихыбыз, дәүләтчелегебезнең иң ныклы нигез ташларыннан берсе. Бу ниндидер ят тамыр түгел. Болгарлар, хәзәрләр һәм башка төркиләр белән берлектә, Төрки каганлыкларында да шактый озын-озак гомер кичергәннәр. Тик монда монголлар, Болгар җирләрен яулаганчы ук, татарларга карата вәхшилек күрсәтүләрен дә онытырга ярамый. Ә инде менә болгар, кыпчак җирләренә кереп утыргач, алар үзләре төркиләр арасында калалар. Әйткәнемчә, ныклап төркиләшә башлыйлар, ислам йогынтысы аларга да кагыла. Шунлыктан бик зур тетрәнүләрдән соң Алтын Урда чорында Идел Болгары да яңа сулыш ала, аның яшәү киңлекләре арта. Гомумән, бу Болгарның алтын чоры дип әйтергә мөмкин.
Бу – халкыбызның ислам динен кабул иткән, ислам мәдәниятенә килеп кушылган чор. Болгарлар Урал артыннанан килгән төрки-татарларны, шушы дин белән каршылап, мөселман дөньясына алып кергәннәр. Алтын Урда дәүләтендә төркиләр өр-яңадан кавышалар. Элекке һөнәрләрен дәвам итеп, яңаларын үзләштерәләр. Болгар халкыннан Алтын Урда шәһәрләр төзү һөнәрен үзләштерә, ул шәһәрләр дәүләтенә әверелә. Сүз бөтен шартлары тудырылган шәһәрләр турында бара. Болгар Алтын Урда шәһәрләре үрнәгенә әверелә. Монда суүткәргечләр дә, канализация дә, мунчалар да, башка уңайлыклар да була. Археологлар Алтын Урда дәүләтендә шундый затлы 190 шәһәр хәрабәләре табалар. Болар барысы да диярлек – болгар тамырыбызның игелекле шытымнары.
Бүгенге татарларда хәзәр тамгасы да бар. Хәзәрләр турында мәгълүматлар