Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03252-0
Скачать книгу
Ә Горький язучыларның Бөтенсоюз съездына үзен Татарстан язучылар оешмасыннан делегат итеп сайлауларын теләгән, революциягә кадәр дә, аннан соң да татар язучылары белән хатлар алышкан, әсәрләрен русча чыгарырга булышкан.

      Шуңа күрә халкыбыз аларга рәхмәт хисләрен йөрәгендә йөртә һәм бу хисләрне үз язмышыннан һичкайчан төшереп калдырмас.

      М. Горькийга багышланган тантанага без яңа революцион башлангычлар һәм рухи омтылышлар – үзгәртеп кору, җәмгыятьне демократияләштерү шаһитлары, тарафдарлары, шуңа булышучылар буларак катнашабыз. Ленин идеяләре һәм Горький хыяллары яңа көч белән яңгырый. Ленин «Вайтер, вайтер, вайтер!» – «Алгарак, алгарак, алгарак!» дигән сүзләрне кабатларга яраткан. Горький да алга барырга һәм алда безне ни көткәннән курыкмаска өндәгән, җиңүебезгә ышанган. Үзгәртеп кору– ленинчыл кырыс ихтыяҗ ул. Горькийның совет кешеләрен дөньяны үзгәртеп кору пионерлары итеп данлавы бу ихтыяҗның чынга ашасына ышандыра.

      Алексей Максимович Горькийның зур язмышлы тормыш юлы һәм үлемсез иҗаты безнең катлаулы омтылышларыбызга, җиңел булмаган көндәлек эшләребезгә, чын кешеләр – горур совет кешеләре булып үсүебезгә көч-куәт бирсен.

26 март, 1988

      ИҖАТ ЧИШМӘСЕ

      (Каләмдәшем хакында сүз)

      Бер дә бер заманны иртәнге якта Татарстан радиосын тыңлап утыра идем. Бик тә таныш бер дус егетнең хикәясен укый башладылар. Кәефем күтәрелеп китте. Карале, мәйтәм, күпме аралашып та, арабызда шәп, яңа язучы өлгереп җиткәнлеген белми йөргәнбез икән.

      Ничек яза бит әле: «Көзге җил агачлардан сары яфракларны йолкып ала да очыртып китә, яфраклар җиргә төшкәч тә, аларны юл һәм сукмакларга бәргәләп йөртә. Аны да язмыш шулай бәргәләп йөртте» («Әй язмыш, язмыш…» хикәясе).

      Яисә менә тагын: «Гөлназ җил улаган тавышка уянып китте. Тышта буран котыра, җил бозлы кар бөртекләрен тәрәзәгә китереп бәрә дә яңаларын эләктереп ала. Шулай чиксез дәвам итәр төсле. Гөлназ үзенең шыксыз тормышын да әнә шул язгы кар бөртекләренә охшатты. Ә нигә?! Язмыш аны кайчаннан бирле инде тормыш сикәлтәләренә ташлап сыный, ләкин ул кар бөртегедәй ятып калмый, тырыша-тырыша өскә үрмәли» («Уйлану»).

      Башта ук шуны искәртеп үтим әле: әлеге юллар – хикәяләрнең башламы. Чагыштырып карасаң, нәкъ чишмә кебек инде: җырлап, тыелгысыз төстә ургып чыга да хисләреңне үзенә ияртеп алып китә. Фирдәвес Зарифның хикәяләре, челтерәп аккан инеш сыман, сүздән-сүзгә, юлдан-юлга йөгерекләнә бара, ары таба һаман саллылана, аннары мул сулы, тирән чоңгыл шикелле бөтереп ала, һәм менә шул мизгелдә кешенең язмыш дәрьясы ачылып киткәндәй була. Бу – язучының осталыгы, табигый осталыгы инде. Шундый башламнардан соң укымый кара син ул әсәрләрне!

      Әлбәттә, бу – бик куанычлы хәл, язучының күркәм сыйфаты. Ул сыйфатка ия зат – татар әдәбияты дигән олы дәрьяда иркен, ышанычлы йөзәрлек, үз җилкәнен киереп җибәргән Фирдәвес Зариф. Әгәр дә аны урамда-фәлән очрата калсагыз, шаять, танып алырсыздыр – аның болгар ата-бабаларыбыз