Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03252-0
Скачать книгу
генә түгел. Чираттагы азгынлыкны, аламалык, явызлыкны сүз белән генә алдыруы үтә читен – ул шуңа күрә үтә арзанайды. Инде дә хакыйкатьне кистереп, ярып саласың икән, моның өчен кайвакытны башың, җаның белән түләвең дә ихтимал – ул шуңа күрә бик кыйммәтләнде, тетрәндергеч, чирканыч, өшеткеч мисаллары бихисап. Язучылык хәзер менә шуңа күрә яшенне иярләүгә тиң ул.

      Әйе, сүзнең кадере китте. Халыкны тамак кайгысы басты. Яисә бәгъзеләрнең череп баю хакына атасын-анасын, иманын сатарга әзер торуы, адәми затлар сөяге аша атлап йөрергә күнегүе, китапны өч тиен бер бакыр хәлендә калдырды. Кая карасаң да, монда көлке, анда фаҗига. Көлкеләре –телевизорда, театр сәхнәсендә, фаҗигасе – тормыш, көнкүреш сәхнәсендә.

      Хәер, татар әдәбияты, әдипләре халык, аерым бер кеше мәнфәгате хакын ихлас хаклау уеннан читләшми, юлыннан тайчынмый әле. Бу җәһәттән, язучы Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев иҗаты күз алдында күренекле үрнәк буларак тора. Әйтик, моңа аның чираттагы зур әсәре – «Утлы таба өстендә» дигән романы – бик күркәм үрнәк. Матбугатның төрле басмаларында, китапларда нәшер ителгәнгә күрә, аның эчтәлегенә, каһарманнарына җентекле тукталып шәрехләү хаҗәт түгелдер. Әсәрнең 1993 елгы сентябрь–октябрь айлары арасында мәгълүм вакыйгаларга, аерым алганда, Мәскәүдәге Ак йортны, андагы Дәүләт Думасы депутатларын мәсхәрәләүгә, урамга җыелган халыкны вәхшиләрчә кыйнауга, күпләрне корбан итүгә багышланган. Шунысын әйтү фарыз булыр: әдип, чыннан да, әлеге дә баягы яшенне учына гына урап тотмыйча, аны үз тәне аша фидакяр үткәреп, укучылары җанын афәттән саклап калырга омтылу рухы белән язган. Роман «Утлы таба өстендә» дип тикмәгә генә аталмаган ич инде.

      Ә монысыннан алда Ринат Мөхәммәдиев зур танылу алган «Сират күпере» романын язды. Бу әсәр дә язучының дәһшәтле кара-кучкыл болытларга, тармакланып чатнаган яшеннәргә, җиһанны тетрәткән күк күкрәвенә үзенең күкрәген, дөрләп янган йөрәген ачып куеп каршы чыгуына тиң. Вәхши җәллад И. Сталинның үз иле халкын кыруын нәкъ менә татарлар – аның асыл улларыннан берсе Мирсәет Солтангалиевтән башлап керешүе хакында. Бусы Татарстан радиосыннан спек- такль рәвешендә дә тапшырылды, ахыр килеп, Р. Мөхәммәдиевне Габдулла Тукай бүләге, Төркиянең дәүләт бүләге иясе дә итте.

      Күренә ки, әдип очсыз эчтәлекләр, мавыгу-маҗаралар тасвирлау артыннан кумый, ә бәлки язу каләме очын кылдан нечкә, кылычтан үткер Сират күперләре буенча үткәрә, Иманын утлы табаларда сыный. Шуны ук «Кенәри – читлек кошы» дигән романы хакында әйтү дә хак булыр Анысы котырынган бозыклыкны, азгынлыкны аяусыз рәвештә фаш итә, каләм иясен Яхшылык, Матурлык хакына көрәшүче сурәтендә гәүдәләндерә.

      Ә гомумән, яхшылыкны, матурлык, кешелеклелек, мәхәббәт, табигатьне чагылдырып язганда, Ринат Мөхәммәдиев үзен тылсымлы, игелекле каләм иясе буларак күбрәк таныта. «Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял» повестьлары, байтак хикәяләре аның чәчмә әсәрләрдә шигърилек тарафдары икәнлеген ап-ачык күрсәтә. Әдәбият түре- нә ул шундый ният белән аяк атлады да шундый ният белән үз укучылары