Пьесалар / Пьесы. Карим Тинчурин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Карим Тинчурин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04198-0
Скачать книгу
Җеназа укылмаганның фидиясе дөрес түгел… Аннан соң болар бит – тыштан гына агачлар. Эчтән кешеләр бит, чын кешеләр. Менә күз алдыбызда агачка әверелделәр бит. Ике кеше шаһәдәт бирсә, шәрган шул җитә. Ә монда без барыбыз да үз күзләребез белән күрдек бит. Ибраһим, Саттар ага, менә бу агачларның ярты сәгать моннан элек чын кеше икәнлекләренә шаһәдәт бирәсезме?

      Ибраһим.

      Саттар.

      Бирәбез, бирәбез… Җәмәгать, сез ни дисез?

      Халык. Шулай инде…

      Хәзрәт. Фаразан, боларның берсенә генә җеназа укый алабыз. Чувашы аның кяфер, фаразан, җеназа дөрес түгел.

      Мөәззин. Юк, хәзрәт, ул кеше чагында кяфер иде. Ә хәзер ул агач. Шуның өчен аның мөселман булуы да ихтимал.

      Хәзрәт. Синеңчә, фаразан, һәр икесенә дә җеназа лазем, ягъни мәсәлән, фарыз дисеңме, фаразан?

      Мөәззин. Ие, ие, һәр икесеннән дә фидия тиеш.

      Хәзрәт. Фаразан, бу агачларга, ягъни мәсәлән, бүрәнәләргә, фаразан, җеназа укыйкмыни, җәмәгать?

      Xалык. Үз эшегез!..

      Мөәззин. Кем, Ибраһим, шәкерт Гыйльметдин, кая, табутны китерегез!

      Табутка китәләр.

      Саттар. Хәзрәтләр, боларны юып кәфенләү эшен нишлибез инде?

      Мөәззин. Агачка нигә кирәк кәфен… Ләхеткә салабыз да – вәссәлам, йә, кая, егетләр, кабер казырга барыгыз!

      Ибраһим (табут китереп). Табут булды, хәзрәтләр.

      Мөәззин. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим. Күлмәге дә яулыгы да ярарлык икән… (Егетне карап.) Ә бу хәшәпнең сәләмәдән башка бер нәрсәсе дә юк икән. Моңар, җәмәгать, җеназа дөрес түгел… Кая, бусын гына табутка салыйк. (Табутка салып, кыйблага каршы басып.) Кая, җәмәгать, сафланыгыз! Тәһарәтсезләрегез, тәяммем сугыгыз!

      Халык тәяммем сугып сафлана.

      Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.

      Ильяс.

      Казаннардан Мәскәү күренә микән,

      Биек манарадан карагач?..

      Бүрәнәләрне әйләндереп.

      Хәзрәт.

      Бу ни, бу ни, кайдан бу тавышш?

      Бу ни, бу ни, кайдан бу тавышш?

      Калдырыгыз бу эшне… хуш…

      Халык.

      Ш… ш… ш…

      Мөршидә.

      Җеназа укып күмелмәссең,

      Гөрләп уттай янып яраткач.

      Хәзрәт.

      Бу ни, бу ни, кайдан бу тавыш?..

      Бу ни, бу ни, кайдан бу тавыш-шшш?..

      Калдырыгыз бу эшне… хуш…

      Халык.

      Ш… ш… ш… ш…

      Саттар. Җәмәгать, тавыш мәчеттән ишетелә. Мөәззин, барып кара әле!

      Мөәззин. Миннән булмас, булмас, җәмәгать. Фидияләре дә үзләренә булсын. (Күлмәкләрне ыргыта.) Хәзрәт барсын!

      Хәзрәт. Бездән, фаразан, булмас. Катгыян булмас, фаразан.

      Салих. Җәмәгать! Бу аларның өрәкләре түгелме икән?

      Мөәззин. Ә-ә!

      Салих. Тс… с… с!.. Шауламагыз! Юкса барыбыз да харап булабыз.

      Хәзрәт. Җәмәгать, фаразан, аятелкөрси укыгыз! Фаразан, каранча догасы укып тирә-якларыгызны менә шулай сызыгыз! (Сызып күрсәтә. Үзе шул сызык эченә кереп кунаклый.)

      Саттар. Кода, син мәчеткә кер әле. Тавыш шуннан килә бит. Әгузе бисмилла әйтсәң, берни дә булмас.

      Салих.,