Йә җәнҗал чыгарырсың,
Йә өеңнән куарсың
Ялганчы дип, тидия.
Мөәззин.
Әйт, әйт инде, и хәшәп!
Ихлас белән мин тыңлыйм,
Йә, тиз бул инде, ахмак!
Вакытым юк, тидия.
Фараз кылдың, мәсәлән.
Эч серләрне яшереп,
Саклап калу – зур хәрәм.
Китап әйтә, тидия…
Шәмси әби.
Мәхдүм кода күңеле
Бу йортта, имеш, диләр.
Күзләргә килгән, диләр,
Кызларыңны, тидия.
Мөршидә.
Менә, әткәй, чапаның!..
Саҗидә.
Менә камыш таягың!..
Әсма.
Шәмси әби кая соң?
Шәмси әби.
Монда, монда, тидия!..
Мөәззин.
Кызларыңа әйт хәзер,
Киенеп-ясансыннар,
Кершән һәм иннекләрен
Буянсыннар, тидия!..
Шиңгән каен мәхдүме
Кода булып килгән, ди,
Күзе безгә төшкән, ди.
Күзеңне ач, ябалак!
Шиңгән каен мулласын
Кем икәнен беләмсең?
Тирә-якта берүзе
Җир кендеге, тидия!
Шиңгән каен мәхдүме
Үзе Коръән-Хафиз, ди…
Казанда бер шәкерт, ди.
Йоклап ятма, тидия!
Ул чагында эшләр шәп,
Син кодагый, мин кода,
Беләсеңме, и хәшәп!
Хәзрәткә,
Байларга туйга барам!
Мәхдүм булса бигаять,
Туй да итәрбез, шаять.
Кая соң минем таяк?
Эшеңне бел, ябалак!
Чыга.
Шәмси әби.
Ярый, Әсма, миңа да
Китә башларга вакыт.
Утыра-утыра онытып
Җибәргәнмен, тидия.
Саҗидә.
Мөршидә.
Шәмси әби, Шәмси әби, утыр әле!
Шәмси әби. Бик озак утырдым инде. Икенче бер тагын килеп «Мөхәммәдия» укытып китәрмен.
Мөршидә. Шәмси әби, яшь килен ничек, матурмы?
Саҗидә. Аягына ни кигән, калфагы ничек, зурмы?
Әсма. Бирнәләрен күрдеңме? Күпме?
Шәмси әби. Казан кызы булсын да – бирнәсе булмасын. Казан кызы булсын да – матур булмасын, Казан кызы булсын да – читек-кәвеш кимәсен, ул аннары нигә ярый. Указлы мәхдүмебезгә сорасак, төрек солтаны да кызын бирер иде, сорамадык кына.
Мөршидә. Буе-сыны ничек?
Шәмси әби. Бик матур, бик килешле. Менә болай гына. Баш, күз, аяк, кул әйтерлек тә түгел инде. Кара җимеш төсле майланып торган кечкенә генә кап-кара күз дисеңме, җеп калынлыгы гына кап-кара каш дисеңме! Аяклары кәкре…
Мөршидә. Кәкре?
Шәмси әби. Әйе, балакаем, кәкре. Бик матур, бик кәкре. Казан кызы булсын да – аяклары кәкре булмасын. Ул аннары нигә ярый.
Мөршидә. Кәкре булгач, ничек матур була инде ул?
Шәмси әби. Шулай, кызым, кәкренең дә матурлары була икән. Хак мөселман хатын-кызларының аяклары кәкре булыр, дигән китап. Остабикә үзе шулай ди. Хәзрәте Хәдичәнең дә кәкре булган, ди. Китап кушканча, балакайлар, китап кушканча. Кәкре аяк арасыннан фәрештәләргә очып йөрергә уңай була икән, ди. Туры аяклы кешеләрнең тезләренә бәрелеп фәрештәләрнең канатлары сынар, дигән китап. Аяклары дисәгез бик