Пьесалар / Пьесы. Карим Тинчурин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Карим Тинчурин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04198-0
Скачать книгу
торсыннар. Хуш, йә, кем, Садрый, хуш, инде нишлибез, хуш!.. Акчаны туздырып бетерәләр бит бу юньсезләр. Суга баткан шикелле булдылар бит. Бөтен полиция, бөтен жандармский управление аякта. Хуш, хәтта губернатор үзе дә ул юньсезләрне эзләргә чыккан, ди. Юк бит, юк. Тота алмыйлар. Ай, бу утыз мең, вакытсыз гүргә кертер, ахрысы. Хуш, кемнәр генә кулында сез, җанкисәкләрем, газапланып йөрисез икән? Садрый, синеңчә, ничек? Хуш, утыз меңем табылырмы? Юкмы? Ә, хуш…

      Садрый. Алла кулындагы эш. Шулай да валлаһе әгъләм биссәваб[7], Шакирҗан абзый!

      Шакирҗан. Шулай инде, энем, әүвәл – полиция, икенче Алла инде. Аллаһы хәзрәтләре полиция күңеленә Әбүгалисина сизгерлеген салсын иде. Хуш, хуш, тәмам акылым чуалды. Бүген иртә белән полицәмистергә менгән идем… Ни эшләп инде, дим, хуш, Никифр Никифрич, акчаларымны таба алмыйсыз, дим. Әллә юньләп эзләмисезме, дим. Хуш? Юк, ди, Шакирҗан бай, по всем статиәм эзлибез, ди. Хуш, дим, алай булгач, каторый статиә хороший, дим? Статиәләр бар да хороший, ди. Айгырым авырып тора, яхшырак бер ат аласы, ди. Үзең дә беләсең, ди, каракларны җәяү эзләп булмый, ди. Биш йөз сум бирдем шул. Хәзер инде бәхетсез бу утыз мең расходлары белән утыз бишкә басты инде. Юк, юк, тапмыйча һич ярамый. Ул кызыл авызларның оялары монда. Бер кайтмый булмаслар әле. Кайтырлар. Хуш, кем, Садрый, теге бүлмәгә кереп кара әле, шунда сыра эчеп-нитеп утырмыйлармы икән?

      Садрый. Хәзер. (Чыга.)

      Шакирҗан. Хуш, бүген төшемдә нәрсә күрдем соң?.. Юк шул, юк. Бернәрсә дә күрмәгәнмен, ахры. Кирәк чагында төше дә иңми бит, юньсез, барысы миңа каршы торалар. Барысы да каршы, хуш!..

      II. Шакирҗан, Садрый, әби.

      Садрый. Менә абыстайдан башка берәү дә юк.

      Шакирҗан. Абыстай, менә сиңа нәзер сәдакам бар иде. Бик әйбәтләп кенә дога кыл әле.

      Әби. Рәхмәт, рәхмәт. Алла гаип хәзинәләрен ачсын инде! Аллаһы әкбәр!

      Шакирҗан. Абыстай, бу Мансур дигәнегез бер дә өйдә тормыймы әллә? Кайчан килмә, өйдә булмый.

      Әби. Гел өйдә генә тора иде. Кичәле-бүгенле әллә ни булган үзенә. Өйгә кайтмыйча тора. Үзем дә борчылып беттем инде.

      Шакирҗан. Соң кая киткән иде?

      Әби. Иртә белән хәзер кайтырмын дип чыгып киткән җиреннән суга баткан шикелле булды.

      Шакирҗан. Башка вакытларда читтә кунып ятканы булмый идемени?

      Әби. Өйдә генә куна иде. Иптәшенең кәбестә бакчасына барган чакларда гына кунып кайта торган иде. Андый чакларда әйтеп китә торган иде.

      Шакирҗан. Соң ул өйдә юк чакта аңар килеп, аны сораучылар булмадымы?

      Әби. Булмаган кая. Кичә әллә никадәр кешеләр килеп аны сорадылар. Әле ул гынамы? Әллә нинди ирләр килеп ду күчеп сугышып, кычкырышып киттеләр. Базга качып кына сәламәт калдым. Ярый әле, нәрсәләрне урлап чыкмаганнар.

      Шакирҗан. Хуш… Алай икән. Кичә сугыштылар, диең, ә?

      Әби. Бик каты сугышканнар булса кирәк. Тавышлары базга кадәр аермачык ишетелде.

      Шакирҗан. Бәлки, алар берәр нәрсә бүлгәннәрдер?

      Әби. Бәлки, бүлгәннәрдер дә.

      Шакирҗан. Менә нәрсә, абыстай. Мансур өйгә кайткач та, үзенә белгертмичә генә, миңа килеп әйт. Зур бакча каршысындагы Шакирҗан бай йортын сорасаң әйтерләр. Шулай итсәң, нәзер сәдакаларымны алтыннан тамызырмын… Хуш… Менә әүлиялар рухына тагы дога кыл! (Сәдака бирә.)

      Әби.


<p>7</p>

Валлаһе әгъләм биссәваб – Алла дөреслекне белә.