16
Бу исем төрле чыганакларда төрлечә язылган: «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең китап нөсхәсендә. – Әскар, кулъязма нөсхәдә – Әсхәр, Ф. Көпрүлезадә китабында – Әсгар. Без бу исемне Әсгар дип алдык.
17
Бу исем «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәренең ике текстында да Мәхмүд дип, ә Ф. Көпрүлезадә китабында Мөхәммәд дип бирелә. Чынлыкта ул Мөхәммәд булган булып, Кол Шәриф аны, шигъри әсәр таләпләренә туры китереп, Мәхмүд дип алган булырга кирәк (поэма 14 – 14 иҗекле мәснәви формасында язылган; әгәр Мөхәммәд дип алсаң, иҗек саны артып китә һәм шигырьнең төзеклеге бозыла). Шул сәбәпле без дә бу исемне поэма текстында Мәхмүд дип калдырдык.
18
«Төрек әдәбиятында беренче суфилар».
19
Бу өзек төрекчәдән бүгенге татар әдәби теленә тәрҗемәдә бирелә.
20
Фуад Көпрүлезадә. Төрек әдәбиятында илек мөтәссөүвефләр. – 7 нче басма. – Әнкара, 1991. – 90 – 91 б. Бу китапта шулай ук Кол Шәрифнең шушы әсәренең чәчмә белән язылган өлешенең дә башка төрле интерпретацияләре, комментарий-аңлатмалары китерелә.
21
Һу кошы – Аллаһка бирелгән кеше.
22
Гарше шахи – дини тәгълимат буенча, күкнең иң югары катлавында (тугызынчы катында) урнашкан Аллаһ тәхетен тотып торучы агач ботагы.
23
Нияз – Алладан үтенү, үтенеп сорау, ялыну, ялвару.
24
Һиммәт – теләккә омтылу, тырышлык.
25
Ләббәйкә – биредә: хуплау сүзе.
26
Риязәт – теләкләрне тыеп тору, ашау һәм эчүдә чикләнгәнлек.
27
Оят җирне – биредә: гафләтне, битарафлыкны.
28
Тәүфыйк-тәгать – тыйнаклык белән Аллага гыйбадәт кылу.
29
Хәерле бер өммәт – Мөхәммәд пәйгамбәр өммәте (өммәт – бер пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкы).
30
Ул кемсә – Мөхәммәд пәйгамбәр.
31
Аның – Мөхәммәд пәйгамбәрнең.
32
Искәрмәләр әсәрнең ахырында бирелә (ред.).
33
Китап нөсхәсендә: йа Илаһ! (йа Тәңре!).
34
Китапта: Хәбибүңне йаратдуң Мөхәммәдиең нурындан.
35
Китапта: Андин алуп барины аның илә йаратдуң.
36
Китапта: бар итдүң.
37
Китапта: хур косур Гыйльманны.
38
Бу ике юл кулъязмада болай бирелгән: Андин бина әйдәдең бу адәмнең барыни, Андин соң(ра) йаратдың әүвәл Адәм сафины.
39
Олугь Сыр – Сыр-Дәрья елгасы булырга кирәк.
40
Китапта: Олугъ Сирның буенда туксан дәхи һәм тукыз.
41
Хуҗа Әхмәд Ясәви – XII гасырда яшәгән атаклы төрки шагыйре, хикмәтләр авторы (1066 елда вафат). Ул Урта Азия халыклары арасында ислам динен тарату өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган