Шунда келәгә күзе төште һәм өмет чаткысы ялтлап китте. Кыз шунда үрелде, тик аяк очларына басып та буе җитәрлек түгел иде. Ул аяк киемен салып кулына тоттыда шуның белән келәне этәргә тотынды. Бераз тырышканнан соң келә ычкынды. Челтерәгән тавыш чыкты. Каравылчы кыймшанып алды. Уянып җитәлмәде. Зур бер кинәнеү белән Тәнзилә ишекне этеп җибәрде. Тик ул ачылмады.
Кыз авыр сулап куйды. Тынычланырга кирәк. Үзеңне кулга алырга. Ныклы булырга кирәк, көчле булырга. Кыз тагын бер кат ишеккә күз йөгертте. Аста да келә булган икән. Коридорда инде аяк тавышлары, кемнәрнеңдер сөйләшүе ишетелә, ыгы-зыгы купканлыгы сизелә иде. Тәнзилә каудырланып аскы келәне тартты. Монсы тиз ачылды. Әмма келә тавышына каравылчы уянды. Ул шундук аягына басып Тәнзиләгә ташланды. Кыз читкә тайчанып, ишекне этеп җибәрде. Һәм ачык ишектән ишегалдына ыргылды.
Тик баскыч турында ул оныткан иде. Бары тик җиргә тәгәрәп күзләреннән утлар күренгәч кенә ялгышуын аңлады. Нәрсәседер авыртты бугай. Әмма кыз игътибар итмәде. Тиз генә сикереп торды да урамга йөгерде. Каравылчы аның артыннан төште. Шәп йөгерә, каһәрең. Ләкин Тәнзилә дә төшеп калганнардан түгел, иптәшләренең берсе дә аны куып тота алмый.
Бәхеткә каршы, капка ачык иде. Кыз капкадан чыгып, кайсыдыр якка йөгерде. Каравылчы менә-менә куып тотам дигәндәй артыннан чапты-чапты да тыны бетеп акырынайды, соңыннан бөтенләй туктап калды. Ул күздән югалгач та Тәнзилә йөгерүдән туктамады. Бары тик авыл читенә чыгып җиткәч кенә хәлсезләнеп җиргә чүгәләде. Болай гына булмый иде. Ул аякларын сузып утырды, тирә-ягына каранып алды. Куркыныч юк шикелле иде. Һәм кулларын җәеп чалкан төшеп сузылып ятты.
Ирек! Иректән дә татлы нәрсә юк шикелле иде.
7
Ирекле икәнеңне белү өчен, аның бөтен ләззәтләрен үзеңнең бөтен күзәнәкләреңдә тою өчен күзләреңне йомарга кирәк. Ул да күзләрен йомды. Күк йөзендә җемелдәшкән йолдызларны тойды. Әнә тегендә җидегән йолдыз балкый. Чүмечкә охшаган җиде нокта. Ә мондарак Зөһрә йолдыз. Монсы таң атканда да сүнми, сүрелми калачак. Әнисе сөйләгән әкиятләр аша җанына сеңеп калган йолдызлар. Шушы йолдызларны күрү өчен дә ирекле булу кирәк. Алар бары тик менә монда, авыл читендәге юл чатында гына күренәләр. Детприемник дип аталган