Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну. Раф Гази. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Раф Гази
Издательство: ЛитРес: Самиздат
Серия:
Жанр произведения: Короткие любовные романы
Год издания: 2020
isbn:
Скачать книгу
бер тәкъдимем бар. Сәер тоелса да, тыңлап бетер әле: безгә никах укытырга кирәк.

      – Кемгә ул безгә?

      – Кемгә?! Кемгә?! Синең белән миңа.

      Инде мин чынлап  куркып калдым. Көчем китте. Кәсәне төртеп  куйдым – нинди чәй инде, элеке шәкертләр әйтмешли, халәте икраһ – ирексез хәлдә булганда. Йә, Ходаем, мәдәт! Нәрсә уйлый бу урман кызы?

      – Йә, шуннан!

      Җәмилә авыр сулап куйды да, сөйләргә тотынды.

      Аның буталчык, каршылыклы сүз сөрешеннән  мин менә нәрсә аңладым.

      Теге вакытта телефоннан сөйләшкәннән соң Җәмилә  бер ерак авылда кунакта булып кайткан икән. Авылда ул мәрхүм иренең ниндидер бер ерак туганы, бер карчык белән очрашкан. Казандагы бу фатир аныкы икән. Җәмилә, банктан кредит алып, аны   сатып алырга теләгән. Тик карчык  көтелмәгән кунакны бик нык куркыткан.

      – Абыстай, мине рентген кебек үтәли күрде,  – Җәмилә  куркуларын яңадан кичергәндәй булды. – Ул  бөтен тормышымны кинода күргәндәй тасвирлый башлады.

      "Әгәр   тәүбәгә килмәсәң, языкларың җәзасы балаларыңның башында да төшәчәк ", – дип нык кисәткән Җәмиләне теге абыстай. Әмма фатир ачкычларын кире  алмаган. Киресенчә, фатирны  бүләк итәргә вәгъдә иткән. Әгәр  никахлы иреңне авылга алып кайтып күрсәтсәң, дигән.

      "Ә-ә, менә ни өчен Җәмиләгә никах кирәк булган икән" дигән нәтиҗәгә килдем мин. Тик нинди гөнаһлары өчен орышкан соң аны күрәзәче әби.

      – Нигә миңа шулай сынап карыйсың! – дип кызып китте Җәмилә. –  Әйе, мин фахишә! Ләкин мин урам себеркесе түгел, мин "индивидуалка" буларак эшләдем.  Ике ай чамасы гына эшләдем. Аннары ташладым.  Син –  соңгы клиентым булдың.

      Алай икән… Нинди саер сүз – "индивидуалка"…

      – Тукта әле,  мин сиңа акчаңны бирмәдем ич.

      – Ничек бирмәдең?   Ә 5 000-лекне кем бирде соң? Онытыңмыни?

      – Син бит үзең,  ипотекага түләрга җитми, дип әйттең.

      – Әй, тиле! Син Хуҗа Насретдин кебек ишеткән барча  әкияткә  ышанасыңмы?  Мә,  акчаңны, миңа  кирәкми ул, – Җәмилә  биш меңлекне өстәлгә  ташлап, үкси башлады.

      …Бу әшәкелеккә аны Рамилә тарткан икән. Ул инде ун ел буе профессионал рәвештә  "эшли". Рәмиләнең "ментовская крышасы" да бар. "Крыша" табышның яртысын үзенә ала.

      – Әгәр мөшкел хәлдә калмасам,  мин бу юлга басмый идем, дип шыңшыды Җәмилә.

      Беренче ире белән бергә әтисен үтергәннәр…

      Йортларын басканнар…

      Бизнесларын тартып алганнар. Шуннан бурычка баткан…

      Унике яшьлек кызы бар. Аны ничек тәрбияләгә?..

      Ярый әле хәзер баласын  әнкәсе карый. Тик ул  әтисе бакыйлыкка күчкәч, еш  авырый башлаган.

      Нинди хисләр кичердем мин, шуны тыңлап? Җәмиләне гәипләдемме? Аны гөнаһлы дип санадыммы? Уйларым буталды. Искә Галимҗан Ибраһимов төште, анын "Татар хатыны ниләр күрми" повесте. Бөтен бәлә татарнын ялгыш кыйбласыннан.

5

      Җәмилә минем күңелсез уйларымны бүлде:

      – Син  шундый әшәке кеше белән никахлашырга теләмисең инде.  Миңа күп кирәкми бит. Мин  икенче хатының булырга да риза.

      – Хатыным юк! Китте ул, чит илләргә, мин ялгыз калдым.

      Бу сүзләрне ишеткәч,  ул җанланып