Андый чакта туган шигырьләрем
Моң-сагышның үзе сымандыр.
Шигырьләрнең җырлап торулары
Шуннандыр ул, чыннан, шуннандыр.
«Яшьләр генә йөри аулак өйгә…»
Яшьләр генә йөри аулак өйгә,
Безнең үткән андый чорыбыз.
Сагынып-сагынып кына ул чакларны,
Уйда гына аннан урыйбыз.
Тормыш корган яшьләр аулак өйле
Өй капкасын, юк-юк, ачмады.
Никахлылар хәтта ялгышып та
Аулак өйгә аяк басмады.
Аулак өй ул – малай-шалайларга,
Кыз-кыркынга җиткән төс кертте,
Сөю догаларын өшкерде дә
Борыннарга сихри ис кертте.
Аулак өйдән башлап барчабыз да
Киткәнбез ич тормыш эзеннән.
Шуңа да ул, шуңа аулак өйләр
Беркемнең дә чыкмый исеннән.
«Күңелем нигъмәтләреннән алып, мин…»
Күңелем нигъмәтләреннән алып, мин
Робагыйлар өләшергә ялыкмыйм.
Арасында энҗе-мәрҗән бар микән?
Ансын инде укучылар аныклый.
«Кемдер уйный тыныч кына…»
Кемдер уйный тыныч кына,
Кемдер көн-төн талаша.
Яшәү дигән зур сәхнәдә
Тынып тормый тамаша.
Җанны-тәнне кызганмыйча,
Уйныйбыз да уйныйбыз.
Безгә бирелгән рольне
Мәңгелек дип уйлыйбыз.
Баксаң, рольләр төрлечә бит,
Озыны да бер бетә.
Һәркем яшәү сәхнәсеннән
Бер китмәсә, бер китә…
Нинди роль тәтесә дә,
Яшәмә син җыксынып.
Шул рольне уйнавыңны
Яшәсеннәр юксынып.
«Кешедән ал бу дөньяда өлгене…»
Кешедән ал бу дөньяда өлгене,
Бөтен өлге кешедә бар, билгеле.
Дөнья белән алышырга билләрдән,
Кулыңа ал хаклык дигән сөлгене.
Дуслар белән күрешсәм
Миңа чын бәйрәм буладыр,
Дуслар белән күрешсәм,
Мин дусларыма бурычлы,
Нәрсәгәдер ирешсәм.
Җыелып шигырь укыйбыз,
Илһам алабыз аннан.
Әдәбият көннәренең
Өзелгәне юк җаннан.
Язның шифалы һавасын
Сулап чәчәк атабыз.
Тормышның таш кыяларын
Бергәләшеп ватабыз.
Язмыш упкынга ташласа,
Бергәләшеп чыгабыз.
Без исән дип, дөньясына
Үч итеп, чаң сугабыз.
Очрашкан саен кайда да,
Сусау арта яшәүгә.
Берни җитми дуслар белән
Бергә-бергә яшьнәүгә.
Котып салкыннары безнең
Йөрәкләрдә җылына:
Гүя Тәңре бәхет өйгән
Барчабызның юлына.
Ни эшләрмен, япа-ялгыз
Кайгыларга бирешсәм?..
Мондый уйлар юкка чыга,
Дуслар белән күрешсәм.
«Бабайлар дөрес әйткәннәр…»
Бабайлар дөрес әйткәннәр:
«Үткән гомер – аккан су».
Алга-артка