Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Галимҗан Гыйльманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-529-803132-5
Скачать книгу
җиңелчә яраланучылар да бар, ә командир – Коцуба фамилияле өлкән лейтенант – бөтенләй юкка чыккан. Артыннан килеп, башына сукканнар да исәнгерәйтеп алып киткәннәр, ахры. Таулы, урманлы урыннарда мондый хәлләр еш булып тора.

      Бер чакрымнар баргач эзләп тапты ул аларны – ике сакалбай белән Коцубаны. Аның командирлыгыннан берни дә калмаган иде – өс-башы теткәләнеп беткән, йөз-битләренә кан укмашкан, башында да бер буй җәрәхәт, куллары артка каерып бәйләнгән. Аяк киемнәре юк, ялан аяклары шулай ук канлы җәрәхәттә. Шулай хәлсез һәм җансыз булып бер читтә ята мескен. Ара-тирә ыңгырашып, ухылдап ала. Ә теге сакалбайлар гамьсез-моңсыз кыяфәттә тамак ялгап утыралар. Үзара сөйләшеп алалар. «Нигә шулкадәр тыныч соң алар», – дип уйлап алды Булат. Нишләп тыныч булмасыннар, засадага эләккән «россиян»нарның, гадәттә, эзәрлекләргә кыюлыклары җитми бит.

      Сакалбайларның берсе, торып, якындагы чишмәгә су алырга китте. Булатка шул гына кирәк иде. Ул, мәче кебек хәрәкәтләнеп, җиргә елыша язып үрмәләп барды да, консервасыннан ит чүпләп утырган чеченның башына автоматын орды. Һәм шунда ук су янындагы сакалбайга кычкырды:

      – Кузгаласы булма! Югыйсә дөмектерәм! Кулларыңны күтәр! Акрын гына монда кил! Колыңның кулларын чиш!

      Теге чечен, тәмам аптырашта калып, үрә катып тора бирде. Шунда гына Булат үзенең татарчага күчүен аңлап алды. Каян белсен бу чечен кешесе аның татарчасын? Мөселман өммәтеннән булу татар булу дигән сүз түгел бит әле! Бер кавемнән булмагач, бер каннан оешмагач, әллә ни аңлашып та булмый икән шул…

      – Ну-ка подойди поближе… Только тихо!.. Развяжи его!

      Бу юлы чечен аңлады. Тугандаш урыс теле ярдәмгә килде. Урыс дигән халыкның, урыс теленең барлыгына беренче һәм соңгы мәртәбә сөенүе булгандыр бу чечен кешесенең.

      Ике сакалбайны да янәшә бәйләп салды Булат. Юып, чистартып, яраларын бәйләп алгач, командирга кеше төсе керде.

      Ходай каргаган бу җирдән тизрәк китәргә кирәк иде. Ләкин нишләргә бу сакалбайлар белән? Коцуба, шешенеп-күгәреп беткән йөзен җирдә аунап яткан чеченнар ягына ымлап, Булатка кычкырды:

      – Убей их!

      – Зачем! Они же тебя не убили.

      – Убей, говорю!..

      – Не буду, сказал…

      – Под суд пойдёшь, проклятый татарин! Мусульманин, да?

      – Да. Но не только поэтому не трону их.

      – Ну?!

      – Люди же они. Они защищают свой дом. Я их понимаю.

      – Ты прав. Но ведь есть долг.

      – Да, долг есть. Только вот нечем платить…

      – Не то говоришь, сержант.

      – На войне нет званий. Есть только люди и нелюди.

      – И то правда… Да чёрт с ними! Пусть живут…

      Әмма аларга бу каһәрле җирдән тиз генә котылырга насыйп булмаган икән. Ун-унбиш адым да читкә китә алмадылар, янәшәдәге куаклар артыннан унлап сакалбай йөгерешеп чыкты. Баштанаяк коралланган бу чечен боевиклары, үз телләрендә акыра-бакыра, Булат белән Коцубаны баягы урынга төрткәләп китерделәр. Коцубаның тәненә яңа җәрәхәтләр өстәлде, Булатка да нык кына эләкте: авыз-борыныннан кан