Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Галимҗан Гыйльманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-529-803132-5
Скачать книгу
лделәр. Өйдәгеләр аңышып өлгергәнче, носилканы түрдәге түшәк янәшәсенә куеп, ана кешегә – солдат капчыгы, ата кешегә күк төргәк тоттырып чыгып та киттеләр. Фәүзия белән Тимерҗан, бер-берсенә карашып, җансыз, хәрәкәтсез яткан носилка янында аптырап басып калдылар. Шулвакыт эчке бүлмәдән кызлары Гөлназ килеп чыкты. Күзләрен уа-уа:

      – Нәрсә булды, әнкәй? Кем килде? – дип сорады.

      Фәүзиягә шушы сорау кирәк булган икән. Ул карашларын салмак кына кызыннан идәндә яткан носилкага күчерде һәм, буынсыз булып, шул носилкадагы җансыз улы өстенә сыгылып төште.

      – Улы-ы-м!.. Үтерделәрмени?..

      Аның артыннан Тимерҗан тезләнде. Иң ахырдан тәмам уянып җиткән Гөлназ Чечняда хәрби хезмәттә булган, ике ай элек хаты килүдән туктап бөтен өй эчен тынгысыз иткән абыйсына килеп ябырылды…

Туган нигез

      Булат, өйләренә кайтып кергәнче, ничек каршы алырлар икән дип өзгәләнде. Болай кайтырмын дип ялгыш та уйлаганы булмады шул. Моннан ике ай элек кемдер: «Ярым үлек хәлеңдә кача-поса кайтарып куярлар әле», – дисә, аның бугазына барып ябышыр иде, мөгаен. Кайтаралар икән шул.

      Нәкъ ике ай элек Булатның тормышы утлы һәм «аһ»лы җәһәннәмгә әверелде. Аның бөтен тәне, буыннары, тәнендәге һәр күзәнәк, сугышка протест белдергән кебек, мәңгелеккә хәрәкәтсез калдылар. Юк, үлмәде алар, бары тик яшәүдән баш тарттылар. Нинди генә хастаханәләрдә ятмады ул, нинди генә врачлар карамады аны, әмма Булат күзләрен шардай итеп ята бирде. «Шардай» дию төгәл булмас. Аның аңы, зиһене эшли, күз алмалары йөгереп тора, карашларында бер генә бөртек, бәлки, соңгы бөртек, нур, димәк, өмет тамчысы җемелди.

      Менә шундый хәлдә ул әткәсе-әнкәсе каршына килеп басты. Басмады, ятты… Ерак юлдан кайткач, аның хәле хәл иде, әмма ул, капкадан керү белән, сулышы иркенәеп, йөрәгенең ярсыбрак тибә башлавын, тәненең ниндидер бер сихри көчкә, энергиягә тулыша баруын тойды. Булат караңгы чолан аша өйгә үткәндә аеруча нык тойды ул исне. Өйләре исен, туган нигез исен. Бу ис ниндидер әйбер исе генә түгел. Анда чоланга кертеп тутырылган ашлык исе дә, тарттырыр өчен җәеп куелган шомырт исе дә, почмак саен кыстырылган бөтнек, мәтрүшкә, әрем исе дә, ярты өйне алып торган мич исе дә, анда пешкән ипи исе дә, ипи алгач тәгәрәтелгән бәрәңге исе дә… Тагын… тагын китап исе! Өйалдындагы шүрлеккә тезелеп, ак пәрдә белән ябылып, тарттырылып куелган алар. Армиядән кайткач, Булат юристлыкка укырга кермәкче иде… Шуны уйлап, бик күп китап җыйды. Хәзер аларның кирәге чыкмас инде. Ә! Тагын юып, кояшта киптереп, төреп куелган сөлге исе дә бар бу туган нигез исендә. Булат һәр елны авыл Сабан туенда көрәшә, бүләксез калмый иде. Соңгы өч елда да батыр калды. Узган елда гына бил бирде. Баш батыр булып күршедәге Сикәле авылыннан Дилүс исемле егет калды. Булат дөреслек яулап кына йөрмәде – Дилүс аны хәрәмләшеп, аяк чалып җиңде… Дилүс… Дилүсне ул тагын Чечняда очратты… Военкоматтан ук бергә китәргә тиешләр иде. Булат ничек тә аның белән бер частьта булмаска тырышты, башын исәрлеккә салып, бөтенләй башка командага язылды. Ләкин Ходай Тәгаләне алдап булмый шул. Бәндәне сыныйм дисә, барыбер сыный ул. Ярты ел Самарада әзерлек үтеп, Ханкалага барып төшсә, анда аны, авыз ерып, шул Дилүс каршы алмасынмы!

      Бер полкта, хәтта бер ротада хезмәт иттеләр. Еш кына бергә рейдларга, «зачистка»ларга чыгалар иде. Тегесе ничек кенә елышмасын, Булат аны үзенә дә, күңеленә дә якын җибәрмәде. Взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итүче Булат астыртын, хәйләкәр Дилүскә ай-һай кирәк булгандыр шул. Кайдандыр урланган тушёнкалар белән сату итеп тотылгач йөгереп килеп җиткән. Ул вакытта чынлап та зур бәладән коткарып, яклап калды аны Булат. Якташ дигән булды, ярар бер юлга, диде, бер тотылгач, акылга утырмасмы, диде.

      Утырмады… Иман үзгәрә, холык үзгәрми, диләрме әле? Бу шундый очрак иде. Ә бервакытны… Бу юлы инде аларның сукмаклары ныклап кисеште һәм шунда ук мәңгегә аерылышты да…

      Тукта! Җиттеме сиңа! Туган йортыңа кайтып керү белән шул имансыз җан иясе хакында уйлап ятмасаң… Нигезеңне рәнҗетеп… Әткәң-әнкәңне рәнҗетеп… Сафның сафы булган Гөлназны кыерсытып… Әнә алар – өч бөртек җан кисәге – Булат янында тезләнгәннәр дә хәләл яшьләрен түгәләр. Юк ла, әткәсе еламый. Ул ачылмаска төйнәлгән кебек бөреккән йодрыкларын тезләре өстенә куйган да тәмам аптырап катып калган. Нәрсә уйлый ул? Уйлыймы соң ул? Әллә каргый гынамы? Сугышны, ул сугышны башлаучы ил башлыкларын, шайтан коткысына бирелгән сәясәтчеләрне, бүре өере кануннары белән яшәүче хәрбиләрне каргыймы? Юк, каргамыйдыр да… Каргый белми Булатның әткәсе. Эшли генә белә. Елның-елында, ал дими, ял дими, басудан кайтып керми бит ул. Гомере буе җир сөреп, иген игеп, үз көче белән көн күреп яшәгән кеше каргый белмидер шул. Ә менә әнкәсе… Елый-елый каргыйдыр… Әнә бит ул ничек өзгәләнә… Булат кына берни эшли алмый. Йөрәк артында гомер барлыгын искәртеп торучы бердәнбер җан шаһиты булган күзләрен алартып тик ята…

      – Нишләттеләр минем улымны?! Нишләт-те-лә-ә-р?..Имгәтеп кайтардылар би-и-ит… Харап иттеләр бәгырь кисәгемне-е… – Фәүзия үзе елый, үзе Булатның тәнен капшый, аяксыз балак, кулсыз җиң эзли… Һәм кул-аякларның урынында булуын аңлап, бер мәлгә сискәнеп китә, хәтта, елаудан туктап, малаеның тере, әмма үтә дә сагышлы күзләренә төбәлә. – Балам, синең бар җирең да исән-сау бит?.. Ник тормыйсың, ник кузгалмыйсың инде? Бик арыдыңмы?