Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хәбир Ибраһим
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803559-0
Скачать книгу
яфраклар, кыштырдап, күгәрек йозакка ябылган ватык капка турысына тәгәрәде, саташып, багана тирәсендә бөтерелде дә ватык тәгәрмәч өстенә килеп өелде. Гармун тавышы каядыр еракка китеп югалды, аның көен шыксыз җил һәм җир гүләве алыштырды. Артта кемнеңдер боегып басып торганы, ишек артында кемнеңдер сак атлаган аяк тавышы ишетелгәндәй булды. Кара шәүләне хәтерләткән бер нәрсә, ябырылып, киртә авызын каплады. Динә, сискәнеп, Нариманга сыенды. Егет (шуны гына көткән сыман) кызны кочагына кысты…

      – Нишләп монда соң без? – дип пышылдады Динә.

      – Монда тынычрак булыр дигән идем лә…

      – Тапкансың тыныч урын!

      – Туйганчы бер кочаклыйм соң үзеңне!

      – Тукта әле! – дип тынычсызланды Динә. – Анда кемдер йөри кебек…

      – Шәмсегаянны җирләгәннән бирле, кешеләр бу йортны әйләнеп уза башладылар…

      – Нигә?

      – Җен-пәриләр йөри, имеш…

      – Шаярмәле…

      – Шаярмыйм бит, дөресе шулай…

      Ә дөресе шул иде. Авылын һәм гаиләсен ташлап, азгын ир артыннан ияреп киткән Шәмсегаян авылга кайтып үлде. Сәлимнән качып, берничә ел юләрләр йортында ятып чыккан хатын кинәттән генә авылга кайтып төште. Аның кайтканын күрүче дә булмаган, халык сөйләве буенча, ул төнлә белән кайткан. Ташландык йортта ике төн рәттән шәм уты янып торган. Аның янына беркем дә кермәгән. Өченче көнне урамда уйнап йөргән бала-чага аның өенә килеп кергәч (күрәсең, белештермичә), хуҗабикә: «Әй, минем балаларым кайтты, сөекле балаларым, әйдәгез, табынга узыгыз!» – дип, бала-чаганы чуен мичкәдә пешкән кабыклы бәрәңге белән сыйларга тотынган. Бәрәңгене тәлинкәләргә бүлеп салган. Тәлинкәләр шакшы, китек, өстендә кара тараканнар чабыша икән. Чал чәчләре тузгыган хатынның чырае да кешечә булмаган, балалар өчен шактый куркыныч булып тоелган. Ялгыш кына адашып кергән балалар, чыр-чу килеп, барысы бергә урамга чыгып йөгергәннәр. Бу хәбәр шундук авылга таралган. Берәр сәгатьтән аның сәер куышына, балта-сәнәкләр күтәреп, авыл мужиклары бәреп керәләр һәм шунда башын өстәлгә салып, мәрткә китеп утырган хатынны күреп өнсез калалар. Күтәреп карасалар, ул инде үлеп ята. Хәер, боларның барысы да кеше сөйләве аша гына билгеле, чөнки аның күбесе уйдырма, ягъни ялган сүз булуы да мөмкин. Ләкин Шәмсегаянның авыл зиратында күмелүе хак. Нариман аларын хәтерләми, ул чакта шактый яшь иде әле ул. Мәрхүмәнең кайда күмелүен инде беркем дә белми, аның кабере дә билгесез. Кабер ташы куелмаган (кем куйсын инде аңа!), ә кабер тактасы инде күптән черегән. Әлеге сәер хатын турында дөньялыкта бик күп сүзләр, бик зур гайбәтләр йөри һәм аның сере әлегә тиклем ачылмаган. Кем белә, ә бәлкем тора-бара ул сер дә бер ачылыр. Нариман өчен шунысы мәгълүм: Шәмсегаян – җансызлыкның бер корбаны. Җансызлык… җансызлар… бәхетсез җаннар… Каян килеп керде соң әле бу сүз, бу төшенчә аның башына? Каян һәм кайчан?

2

      Алар соңга калып килделәр. Мәҗлеснең инде кызган чагы иде. Советлар Союзында бөтен нәрсә эчүгә, ягъни юуга корылган. Диплом алсаң юу, комсомолга керсәң юу, туган көнең җитте икән – юу, ә армиягә китсәң, анда инде икеләтә, өчләтә! Ә бит аракы эчүне, хәмер кабуны безнең борынгы бабаларыбыз кайчандыр нәрсә икәнен дә белмәгәннәр.