– Исәнмесез… җаннарым…
– Исәнме… исәнме! – диеште йорт ияләре.
– Кайттым… ә сез юк…
– Без юк, юк, – диештеләр алар, – ә син бар, бар…
– Юк!!!
Бераздан өйне тагын тынлык камап алды. Егет күңелен авыр уйлар биләде. Ниһаять, аны төрмәдән чыгардылар. Унике ел бирделәр, җиде елын утырды. Җиде ел – җиде гомер кебек ул! Ниһаять, ул иректә, тик бу ирек аны бер дә сөендермәде. Әтисе дә, әнисе дә юк, икесе дә күптән мәрхүм. Шып-шыр өйгә кайтып утырды, шып-шыр өйгә.
Арыганлык үзен сиздерде: Инсаф, башын өстәлгә куйган килеш, изрәп йокыга китте…
Шулчак кемдер тышта ишек йозагын каерды. Егет тиз генә сикереп торды, ләкин нидер уйлап, кире урынына утырды. Яман төрле авазлар чыгарып, бик зур авырлык белән генә өй ишеге ачылды. Ишектән, бертуктаусыз йөткерә-йөткерә, кемдер керде. Инсаф ул якка борылып та карамады. Ул болай да аның кем икәнлеген аңлады. Бу аның дәү әнисе Кәримә иде. Ул ишек йозагын өйгә хәтле үк күтәреп кергән, чөнки ачкычы йозакка кереп калган, ә ул шуны хәзер кире чыгара алмыйча интегә иде…
– Кулым! – дип зарланды ул. – Шушы йозак тәресен! Газаплый да соң инде алай да!
Шулчак Инсаф тамак кырып куйды. Кәримә, сискәнеп, шул якка борылды.
– Абау! Кем син?!
– Исәнме, дәвәни! – Егет урыннан торып басты. Кәримә, дулкынланып, йөрәген тотты.
– Инсаф… улым… синмени?!
– Мин, дәвәни, мин!
– И… җаным…
Инсаф әбисен кочаклап алды. Дәү әнисеннән дә якын кешесе калмады авылда. Ул дәү әнисен, аркасыннан сөеп, җиңелчә генә җилкәсеннән чәбәкләде…
– Их, дәвәни, дәвәни, әле дә ярый син бар! Исән…
– Исән… исән… әле дә ярый Дания апаң…
– Ни булган аңа?
– Өй янында бер чит кеше йөри дигәч, тиз генә монда чаптым. Кем белә! Кемнәр генә йөрми хәзер авылда!
– Кемнәр?
– Әллә кемнәр… товар сатучылар, чегәннәр, хулиганнар…
– Ачуланма, дәвәни, – дип акланды онык. Ул тәрәзәне барып япты. – Ишектән кермәдем, тәрәзәдән кердем.
– Нишләп соң туп-туры миңа кайтмадың?!
– Нигәдер туп-туры шушында, үз өемә кайтып керәсем килде. Шушы йорт, төрмәдә утырганда да, төшләремә кереп йөдәтте…
Оныгы төрмәгә утыргач, Кәримәгә шактый авырга туры килде. Башта йөрәк өянәге белән аның кызы – Инсафның анасы Зөмәрә үлеп китте. Приступ арты приступ – бик каты авырды кызы. Операциядән нигәдер баш тартты, соңрак риза булды булуын, ләкин ясарга өлгерми калдылар. Өч елдан соң язгы ташу вакытында кияве Нариман батып үлде. Гомер аракы эчмәгән, авызына грамм хәмер капмаган кияве Зөмәрәнең үлемен күтәрә алмады, ул үлгәч, шактый нык эчте. Алар бер-берсен бик нык яраттылар, алар бербөтен иделәр. Хатыны чарасыз авыру, ә Нариман, чәчү аппаратында кулын имгәткәннән соң, бер кулга гарип булып калды. Билгеле, моңа хатынының үлеме генә түгел, колхозларның таркалуы, халыкның эшсез, акчасыз калуы да сәбәпче булды. Колхозның таркалуын, аның талануын бик авыр кичерде Нариман. Авыл явызы