Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хайдар Басыров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803534-7
Скачать книгу
бу нык кагыйдә булып калырга тиеш. Бу бик әһәмиятле. Коллыкка төшерелгән нинди дә булса халыкларны безгә хәрби ярдәмгә тарту, хәтта ул эш бик җиңел тоелса да, ул, һичшиксез, безгә каршы борылачак. Бары немец кына корал йөртергә хаклы. Славян да, чех та, казах та, украин да корал йөртергә хаклы түгел», – ди. («Халыкара хәрби трибуналның төп хәрби җинаятьчеләргә каршы процессы» дигән документтан. – Нюрнберг, 1944–1946 еллар.)

      Гитлерның яшен тизлегендә Совет илен җиңү планы тормышка ашмый. Совет гаскәрләренең чигенгәндә дә фашистларны хәлсезләндерә барулары, аннары Мәскәү, Сталинград янында арт сабакларын укытулары, аларны икенче төрле җыр башларга мәҗбүр итә. Бары тик немецларның гына корал йөртергә хаклы булуы турындагы документ фашист архивының иң төптәге папкаларына салып куела. Киңәшмәләрдә «немец канын экономияләү йөзеннән» башка халыкларны да фашистка хезмәт иттерү идеясен ешрак сөйли башлыйлар. Сугыш сазлыгы гаскәрләрне төпкә суыра да суыра, һич кенә дә туя белми. Фронт көннән-көн күбрәк корбаннар сорый. Хәзер инде милләтенә, диненә карау юк, тик корал тотсын да Көнчыгыш фронттагы коммунистларга каршы барсын, һич югы партизаннарны юк итүдә катнашсын, объектларны сакласын, фронт өчен кирәкле башка эшләрне башкарсын.

      Әнә шул шартларда фашистлар совет әсирләреннән гаскәри частьлар – легионнар, шул исәптән «Идел-Урал» легионын төзергә карар итәләр.

      НӘРСӘ УЛ ИДЕЛ-УРАЛ ШТАТЫ?

      Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең дошман тылындагы патриотик эшчәнлеге, нигездә, әнә шул «Идел-Урал» легионы белән бәйләнгән. Шуңа күрә бу терминнарны аңлатып китү дөрес булыр, дибез.

      Татар-башкорт халыклары тарихында XX гасыр башында Россия эчендә Идел-Урал Штаты дигән мөстәкыйль дәүләт төзү омтылышы булган.

      Икенче бөтендөнья сугышы чорында Идел буе һәм Урал төбәкләре халыкларыннан аерым гаскәри частьлар оештыру башланганда, Идел-Урал Штаты төзү проекты яңадан өскә калка. Бу эшнең теоретиклары мәсьәләне түбәндәгечә аңлата: 1918 елда большевиклар Идел-Урал Штаты дигән милли республика төзүгә каршы төштеләр. Менә хәзер Германия СССРны җиңү белән, һичшиксез, мондый республика төзеләчәк. Бу көнне якынайту өчен, Идел – Урал буе халыклары үзләре дә большевикларга каршы көрәш юлына басарга тиеш. Шул максаттан, махсус легион оешачак. Дәүләте булгач, армиясе дә булырга тиеш дип карар итәләр.

      Әлбәттә, болар барысы да пропаганда максатында гына аңлатыла. Асылда исә, Гитлерның СССРны яулап алу һәм анда хакимлек итү планында татар-мөселман дәүләте төзү турында бернинди сүз булмый. Киресенчә, кыргый халык азиатларны мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә, исән калганнарын эш колы, немецларның ялчысы итеп файдаланырга ниятлиләр.

      Шулай итеп, Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләтләр әсирләреннән торган легионга «Идел-Урал» исеме бирелә. Бу исемне немецларга шушы легионны төзүдә актив катнашучы татар эмигрантлары тәкъдим итә.

      «Идел-Урал»ны урысча «Волга-Урал», «Волга-татар» легионы дип тә йөртәләр. Хөсәен Мөхәммәтовның шәхси җинаять эше документларында